Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ветераннарга бушлай юридик ярдәм күрсәтелә

Татарстанның Юстиция министрлыгы 27 апрельдә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның гаиләләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтү оештыра. Чарада Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге, Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе, Татарстанның медик-социаль экспертиза баш бюросы, төрле министрлыклар, Дәүләт торак инспекциясе, Казан Башкарма...

Татарстанның Юстиция министрлыгы 27 апрельдә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның гаиләләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтү оештыра.

Чарада Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге, Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе, Татарстанның медик-социаль экспертиза баш бюросы, төрле министрлыклар, Дәүләт торак инспекциясе, Казан Башкарма комитетының Җир һәм милек мәсьәләләре, шулай ук Торак сәясәте комитеты вәкилләре, адвокат, нотариуслар катнашачак. Әлеге чара турында тулырак мәгълүматны (843) 223-02-13 телефоны аша белешергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев