Виртуоз баянчы, композитор Рамил Курамшин вафат
Тагын кайгылы хәбәр.
Татар дөньясына тагын кайгылы хәбәр килеп иреште. Татарстанның халык артисты, виртуоз баянчы, композитор Рамил Курамшин мәңгелеккә күзләрен йомды.
Рамил Курамшин – Татарстанның халык артисты, баянчы, композитор. 1947 елның 16 июлендә Горький өлкәсенең (хәзерге Түбән Новгород өлкәсе) Кызыл Октябрь районы Кочко-Пожар (Кучкай Пожары) авылында туган. Казанның музыка училищесында укый, аны 1968 елда тәмамлап, Татар дәүләт филармониясенә эшкә керә. Бер ел Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә баянда уйный, 1969 елда ул Илһам Шакиров бригадасында чыгыш ясый башлый, 20 ел шунда эшли.Укыган елларда ук Рамил Курамшин баян өчен пьесалар яза һәм шуларны радиога барып уйный.
Аның 200дән артык җыры бар. «Чәчтем бодай», «Бишле» бию, «Сирәк-мирәк», «Җәйге авыл урамында», «Ташлар аттым Болакка», «Күңелле гармунчы», «Эрбет», «Баек», «Авыл яшьләре», «Бию», «Киндер сукканда», «Әпипә», «Гармун-патефон» һәм «Җаек күгәрчене» кебек әсәрләре баянчылар арасында зур популярлык казанды. Училищеның 2 курсын тәмамлаганда, ул радиодан чыгышлар ясый башлый. Баян өчен үзе язган пьесаларны, татар халык көйләрен эшкәртеп уйный.
«Ул укыганда ук Фәхри Насретдинов, Идеал Ишбүләков, Рәйсә Билалова, Венера Шәрипова, Хәдичә Гыйниятова, Әлфия Галимова, Габдулла Рәхимкулов, Зифа Басыйрова кебек җырчыларга уйнаган. Безнең белән дә еш кына гастрольләрдә йөрде. Аннары бик матур итеп җырлый да башлады, җырлар язды. Бик талантлы шәхес иде. Аның баян өчен язган күпсанлы пьесалары музыка мәктәпләрендә һәм училищеларда, Казан консерваториясендә башкарыла, «Рамил Курамшин исемендәге баянчылар һәм гармунчылар төбәкара конкурсы» кысаларында яшь башкаручылар даими яңгырата.
Бик әйбәт кеше иде. Урыны җәннәттә булсын», – диде Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева-Бигичева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев