Вируслардан сакланыйк!
Көз – салкын тию, депрессия, хроник авыруларның көчәю вакыты. Һава торышы үзгәрә: салкынайта, көн кыскара, яңгырлар дәвам итә, дымлылык та кешенең халәтенә тәэсир итәргә мөмкин. Мондый шартлар вируслар өчен яхшы, ә кешеләр өчен начар.
Сезонлы авыруларның төп сәбәпләренең берсе – иммунитетның түбән булуы. Шуңа күрә үз сәламәтлегеңне ел әйләнәсендә кайгырту зарур: витаминнар, файдалы ризыклар ашарга, дөрес ял итәргә, спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Көзен һәм язын грипп һәм сулыш юллары авырулары – ОРВИ актуаль. Сезонлы авырулар кайвакыт ковидка караганда да авыррак узарга мөмкин. Инфекциядән һәм өзлегүләрдән профилактика ярдәм итә. Бу – авыруларны кисәтүгә юнәлдерелгән бердәм чаралар комплексы.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы прививка ясатырга киңәш итә. Бу аеруча олы яшьтәге кешеләргә кагыла. Гриппка каршы иммунитет формалашу өчен организмга 3-5 атна вакыт кирәк. Прививканы сентябрь-октябрь айларында ясатырга киңәш ителә.
Табиблар грипп һәм ОРВИ сезонында ныграк сакланырга чакыра. Бу вакытта җәмәгать урыннарында бик йөрмәскә, кеше белән аралашканда якын килмәскә кирәк. Медицина битлекләре кию, кулларны антисептиклар белән эшкәртү, бер тапкыр кулланыла торган перчаткалар куллану зарур. Гигиенаны сакларга, кулларны сабын белән 20-30 секунд дәвамында юарга. Пычрак куллар белән биткә кагылмаска. Кибеттән алып кайткан азык-төлек пакетларын дезинфекцияләргә, бүлмәләрне ешрак җилләтергә кирәк.
Иммунитетка ярдәм итәргә дә кирәк. Рационга суган, сарымсак, урман җиләкләре, имбирь тамыры кушыгыз. Тәүлегенә ким дигәндә 7 сәгать йокларга тырышыгыз, иммун статусын күтәрү өчен даруханәдән витаминнар алыгыз, дип киңәш итәләр белгечләр.
Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев