Вирусолог: Салкын һава торышы коронавирус белән авыручылар санына йогынты ясамый
Галим сүзләренчә, кешеләр коронавирусны ачык һавада түгел, ә ябык пространствода йоктыра
Салкын һава торышы яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу тизлегенә сизелерлек йогынты ясый алмый. Вирусолог, биология фәннәре докторы Алексей Аграновский шулай дип белдерде. Бу хакта «Звезда» телеканалы хәбәр итә.
Галим сүзләренчә, кешеләр коронавирусны ачык һавада түгел, ә ябык пространствода йоктыра. «Инфекция, нигездә, метрода йога, чөнки анда температура үзгәрми. Шуның аркасында түбән температура вирус таралуның тизлегенә сизелерлек йогынты ясый алмый», — дип аңлатты вирусолог.
Шул ук вакытта, Аграновский җылы шартларда вирусның активлыгы түбән булуын искәртте. Патоген сыеклык тамчысы кипкәннән соң таралу мөмкинлеген югалта.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында Covid-19 пандемиясенең икенче елы беренчесеннән авыррак булырга мөмкин дип фаразладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев