Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Владимир Путин Россиянең ДНР һәм ЛНР бәйсезлеген тануы турында карарны имзалады

Бүген Денис Пушилин һәм Леонид Пасечник Путинга ДНР һәм ЛНР бәйсезлеген тану үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Донецк һәм Луганск халык республикаларының бәйсезлеген тануга бәйле карарны игълан итте.

Владимир Путин ил халкына видеомөрәҗәгать белән чыкты. Аның сүзләренчә, Донбасстагы ситуация критик халәткә күчте. Ул Украинаның күрше республика гына булмавын, ә безнең тарихның бер өлеше булуын искәртте, илнең оешу тарихын һәм сәбәпләрен, совет заманындагы вакыйгаларны искә төшерде.

Барлыкка килгән вазгыять нигезендә, Владимир Путин Луганск Халык Республикасы һәм Донецк Халык Республикасының бәйсезлеген һәм суверенитетын танырга кирәк дип санавын әйтте.

Шулай итеп Россия Президенты ЛНР һәм ДНРны тану турында указларга имза куйды. Аннары бу республика җитәкчеләре Денис Пушилин белән Леонид Пасечник һәм Владимир Путин хезмәттәшлек турында килешүне имзалады. Бу турыда РИА Новости яза. 

18 февральдә Донбасс халык республикалары хакимияте кораллы низагның кискенләшүе аркасында җирле халыкны Россиягә чыгаруны оештырды. Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасыннан эвакуацияләнгән гражданнарын Россиянең 43 төбәге кабул итәргә әзер булуы турында белдерде.

21 февральдә Донецк һәм Луганск халык республикалары башлыклары Денис Пушилин һәм Леонид Пасечник Путинга аларның бәйсезлеген тану үтенече белән мөрәҗәгать итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: актуаль