Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Владимир Путин яңа кредит каникуллары турындагы законны имзалады

Кредит каникуллары ярты елга биреләчәк һәм кредит яки займ буенча түләүләрне кичектерүне яисә аларның күләмен киметүне күздә тотачак.

РФ Президенты Владимир Путин гражданнар һәм бизнеска ярдәм күрсәтүдә кризиска каршы чаралар турындагы законны имзалады, биредә яңа кредит каникуллары да искәртелә. Шул хактагы документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күргән.

Әлеге законда, аерым алганда, кредит каникулларына хокукны ипотекага торак сатып алган гражданнарга, кредит килешүе 2022 елның 1 мартына кадәр төзелгән очракта, кече һәм урта бизнес вәкилләренә бирү карала.

1 марттан 30 сентябрьгә кадәр кредит каникулларыннан файдаланырга теләүчеләр бурычка бирүчеләргә тиешле таләп белән мөрәҗәгать итә ала. Шул ук вакытта, Хөкүмәт ташламалы чорны озайтырга хокуклы.

Кредит каникуллары ярты елга биреләчәк һәм кредит яки займ буенча түләүләрне кичектерүне яисә аларның күләмен киметүне күздә тотачак.

Каникуллар керем 30 проценттан да күбрәккә кимегән очракта бирелә. Моннан тыш, кредит Хөкүмәт билгеләгән дәрәҗәдән артып китмәскә, ә бурычка алучы мондый каникулга китмәгән булырга тиеш.

Шуның белән бергә, коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә инде бер тапкыр каникулга «чыккан» бурычка алучылар да кредит каникуллары бирүне сорап мөрәҗәгать итә ала.

Моннан тыш, законда 2022 елда – кече һәм урта предприятиеләрне, ә 2022-2024 елларда IT-компанияләрне планлы тикшерүгә мораторий кертү, шулай ук лицензияне озайтмыйча эшчәнлек алып бару, дәүләт сатып алуларын гадиләштерү мөмкинлеген һәм Хөкүмәткә пенсияне оператив рәвештә арттыру хокукын бирү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев