Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Волонтер булу өчен нишләргә?

Әлегә сорауга Чаллының 52нче мәктәбендә җавап бирделәр.

Дамир Нургалиев ТР Дәүләт Советы каршындагы икенче чакырылыш яшьләр парламенты рәисе. Ул Чаллыга үзе тәмамлаган 52нче мәктәп укучылары белән очрашуга килде.

Залдагылар кунак белән якыннарак танышу өчен видеоролик карады.  РФ Президенты Владимир Путин командасы турында төшерелгән 11 серияле фильмның берсе  Дамирга һәм ул җитәкләгән волонтерлар эшчәнлегенә багышланган. Презентациядән соң  егетләр-кызларның җанланып китүе, кызыксынуы артуы сизелеп торды. Алар сорауларын яудырды.

Волонтерлар ярдәмгә акчаны каян ала?

Руслан Логинов 52нче мәктәпнең 8нче классында укый. Дамир Нургалиев  белән очрашуга барганда аны бик мәрхәмәтле һәм тыйнак, сөйләшергә ярата торган итеп күз алдына китерүен сөйли. Ә чынлыкта ул нинди булып чыкты, дип сорыйм.

– Чынлыкта ул мин уйлаганнан да яхшырак икән. Мәрхәмәтле. Ачык. Шундый күп җирләрдә булган. Зур җитәкчеләр белән очрашкан. Волонтер булуның шәп нәрсә икәнен аңладым, – дип уртаклаша Руслан. Ул  очрашуда «Волонтерлар кешеләргә ярдәм итәр өчен акчаны каян ала?» дигән сорау бирде. Дамир болай дип җавап бирде: 

– Башта без акчалата түгел, мохтаҗларга, әйберләр, ашамлыклар  белән ярдәм иттек. Тора-бара төрле кешеләр акча күчерү теләген җиткерде. Без эшләгән һәр эшебезне видеога төшереп, социаль челтәрләрдә урнаштырабыз.  Чөнки, кемдер авыр хәлдә калганнар барын  белеп ярдәм кулы суза, кемдер биргән акчасының нәрсәгә тотылганын күрә. Шөкер, хәзерге вакытта без күпләрнең ышанычын яуладык. Шул исәптән, эшмәкәрләрнең дә.

Үсмер егеткә тәэсир иткән очрак

Уңышка ирешкән шәһәрдәшебез мәктәптә укыганда җиңел атлетика, баскетбол һәм бокс белән шөгыльләнгәнен, аннары  спортның иң авыр вакытларында ярдәмгә килүен, аны волонтерлыкка этәргән очрак турында сөйләде. 

– 8-9 нчы класста укыганда иптәш кызым «Нур» яшьләр үзәгендәге акциядә катнашырга чакырды. Киемнәр җыеп, авыр хәлдә калган кешеләргә тараттык. Бервакыт яныма бер ир-ат килеп: «Әнием янына хастаханәгә барырга киемем юк», - диде. Мин аңа пәлтә суздым, ул рәхмәтен әйтте, артыгын сөйләмәде. Аңа әллә ни игътибар да итмәс идем, бераздан яныма аның хатыны килде. «Ирем бик кыенсынды, барып сездән ярдәм сораганчы бик озак тәвәкәлләде, берәр сәгать үткәндер», - диде.  Бу очрак миңа нык тәэсир итте, шуннан волонтерлык эшенә кереп киттем. Бертуган абыем Таһир да шушы мәктәпне тәмамлады, ул да бүгенге көндә кешеләргә ярдәм итә. 

Пандемия вакытында дарулар, ашамлыклар илттек, фатир өчен түләүләр башкарырга ярдәм иттек. Ул вакытта без Татарстан буенча 3500 гаризаны тормышка ашырдык. Шунысы да бар, студентларга яше 35тән артканнар да кушылды. 140 автоволонтер үз машинасында эштән соң табибларны өенә кайтарды, иртүк эшенә илтеп куйды. 

Бервакыт миңа Яшел Үзән районыннан шалтыраттылар. «Без 17 кеше, ашарыбызга юк», - диләр. Баксаң, бу гаиләдә 13 баланы уллыкка алганнар икән, үзләренеке – икәү. Бер Газель гуманитар ярдәм тутырып аларга килдек. Ишегалдыда ике балалар мәйданчыгы да ясап куйдык. Аннары яңа йорт салырга ярдәм иттек. Чөнки шартлар булса, бу гаилә тагын да күбрәк баланы үзенә алырга мөмкин икән. 

Без кешеләрне Кырымда су басудан, Саха-Якутиядә көчле янгыннардан коткардык, Арктиканы Совет заманыннан калган авыр металлардан, Норильскида нефть эшкәртмәләреннән чистартык. Палестинага гуманитар ярдәм җыеп, үз кулларыбыз белән төяп озаттык.  

Кәләшем Лиана да – волонтер. Аның туган көнендә Луганскидан бер мең мәҗбүри күченүчене каршы алдык. 3 сәгать эчендә 350 волонтердан торган команда җыеп бу кешеләргә психологик, юридик ярдәм күрсәттек. Тиздән  үзебезгә дә шунда барырга туры килде. Волновахада безне утка тотылар. Шуны аңладым -– мондагы авырлыклар берни түгел, иң мөһиме – яшәү икән. Гуманитар ярдәмнән тыш без СВОга ныгытылган махсус машиналар да алабыз.  Кызганычка каршы, алар нибары 2-3 атна гына хезмәт итеп кала. Тик шуңынчы алар безнең солдатларны коткарырга өлгерә, шунысы мөһим. 

Ярдәм итүченең нәрсәдән күңеле кайта?

Арсений Шапиков инде 3 ел чаңгыда шуу белән шөгыльләнә. Шуңа соравы да шушы спорт белән бәйле иде. Ул Чаллыда җәй көне чаңгычылар өчен роллерда тренировкалар үткәрү өчен трасса төзелерме, дип кызыксынды. Дамир аның соравын ТР Дәүләт Советына юлларга, аннан җавап алырга вәгъдә бирде.
Тагын бер укучы: «Сездә корпоративлар үтәме, командагыз белән ял итәсезме?» - дип сорады.

– Без аны нетворкинг дип атыйбыз. Ял итү һичшиксез кирәк. Әйтик, пандемия вакытында без иртәнге 7дән кичке 10га кадәр эшли идек, нык арыта. Компьютер уеннары алдык, бильярд куйдык, мин үземә мотоцикл алдым. Аннары ялдан бигрәк җитәкчегә командасының хәлен белеп тору кирәк.  Шул вакыттагы бер хәл истә. Кич. Трубканы кечкенә генә буйлы Айгөл исемле волонтер алган. Бер әби сөт белән ипи алып килергә сораган. Ул акча алып кибеткә киткән. Шалтыраткач, кәбестә, карабодай да алырга кирәклеге ачыкланган. Кыскасы, сумкада 25 кг товар. 5 кг гына күтәрергә рөхсәт ителсә дә, Айгөлнең бик тә ярдәм итәсе килгән. Авыр булса да күтәреп барган, өстәвенә ул әби 4 нче катта яши икән, ә лифт юк. Ишеген ачкан әби рәхмәтен әйткән дип уйлыйсызмы? “Ник кәбестәсе тегенди, ник карабодай мондый”, - дип зарланган. Ул кызыбыз бит яхшылык эшлим дип барган, ә монда аның эшен юкка чыгарганнар, шуңа  волонтерлыктан күңеле кайта язды. Көч-хәл тынычландырдык. Шуңа корпоративлардан бигрәк, командамның  ярдәм итү теләген саклау мөһим.

Кунактан уңышка ирешүенең серен дә сорадылар. Дамир «Хезмәт» дип җавап кайтарды. 

– Аргач, холыкка таянасың, холык йомшарса, ихтыяр көчен уятасың. Нәрсәдер эшләргә вакытым күп дип алдана күрмәгез, гадәти бер кешенең гомере нибары 25 меңнән артык көнгә сыя. Яше 30дан артканнар өчен бу сан икеләтә ким. Миңа күпме яшәргә калганын истә тотып, күбрәк өлгерәсем килә. Сезгә киңәшем шул – эшләп карагыз, тырышыгыз, барып чыкмаса да күңелегезне төшермәгез.

Югары сыйныф укучылары өчен көн кадагына суккан БДИ темасын да искә алдылар. Имтихан нәтиҗәләре киләчәк тормышка тәэсир итәме? 

–  Итә. Беренчедән, имтиханнарны начар биргән очракта түләүле укуны сайларга туры киләчәк. Бу ата-аналар җилкәсенә төшә. Авыр булачак. Икенчедән, тәҗрибәсезлегем аркасында кайбер лекцияләрне калдырган идем,  аннары нәкъ шул белемнәрнең кирәге чыкты, – дигән сүзләргә мәктәп директоры Дамир Нуриәхмәтов та кушылды.  

– БДИ балларының уңышка туры тәэсире бәлки юктыр, тик  имтиханга әзерләнгәндә туплаган тәҗрибә, чыныгуның тормышта  һичшиксез кирәге чыгачак.
Дамир укучыларның сорауларын мөһим һәм дөрес дип бәяләде. 

–  Шуны да әйтәсем килә, 9ел укыган мәктәбемә аяк баскач, монда тормыш кайнавына сөендем – бинага ремонт ясаганнар, укытучылар актив, укучыларның кызыксынучанлыгы күзләреннән күренә. 2014нче елда кызганычка каршы минем алда болай чыгыш ясаучы булмады. Юкса, волонтерлык эшенә тагын да иртәрәк тотыныр идем.  Бүген ярдәм итү һәркемнең кулыннан килгәнен балаларга аңлатырга тырыштым. Хәтта моның өчен шартлар булмаса да. Кайвакыт ул шартларны үзеңә булдырырга кирәк. 

Очрашу тәмамланып, балалар дәрескә таралышач та, Дамир белән фотога төшүчеләр, аңа сорауларын бирүчеләр булды. Соңгы булып аның янына килгән Русланның: «Сезнең командада булу өчен нишләргә?» - дип мөрәҗәгать иткәнен ишеттем.  Аңа әлеге оешманың Чаллыдагы вәкилләре белән элемтәгә керергә киңәш иттеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев