Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Волонтёрлар инсульт кичергән ир-атны эзли - видео

Ул чыгып киткән җиреннән кайтмаган.

Тукай районында 61 яшьлек Разалин Рәис улы Яхинны эзлиләр. Ул Иске Гәрдәле авылыннан.

7 ноябрьдә иртәнге якта чыгып киткән җиреннән өенә кайтмый. Эзләү-коткару отряды җитәкчесе Альбина Сагирова әйтүенчә, ул 2 тапкыр инсульт кичергән. Берәр җирдә егылып ятуы ихтимал. Көн саен авыл тирәли йөреп кайта торган булган.

Кичә бер төркем волонтёрлар аны төнге 1гә кадәр эзләде. Әлегә нәтиҗәсез. Эзләүләр дәвам итәчәк.  

Разалин Яхинның буе - 160-165 см. Чыгып киткәндә ул куе яшел курткадан, кара шапкадан була. 

Аны күрүчеләр эзләү-коткару отряды җитәкчесенә шалтырата ала. Телефон номеры - 8-917-260-47-43
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эзләү югалу бала кеше