Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Волонтерлар: «Югалган баласын эзләүгә каршы чыгучылар да бар»

Чаллыдан бер егетне әти-әнисе дүрт ел эзли! Волонтерлар Татарстанда гына түгел, күрше өлкәләрдә дә ориентировка тарата. Ул егет: «Мине кем эзли? Үземне фотода таныйм», – дип шалтырата.

Россиянең Татарстан буенча балаларга ярдәм итү милли үзәгенең «Орел. Татарстан» доброволецлар эзләү-коткару отряды (ДПСО) нигездә, 18 яше тулмаганнарны эзләү өчен оештырыла. Штабы Менделеевск шәһәрендәге бу отряд өлкәннәрне эзләүдә дә актив катнаша. Анда республикабызның төрле шәһәр-районнарында яшәүче 87 волонтер бар. Җитәкчесе Альбина Сәгыйрова үзе дә Менделеевскидан, аңа 36 яшь, ул җирле мәдәният сараенда методист булып эшли. Ә ял көннәрендә, дөресрәге, бар буш вакытында инде җиде ел югалган кешеләрне эзли. Башта ул бөтенроссия «ЛизаАлерт» волонтер хәрәкәте әгъзасы була, аннары шәһәр башлыгы тәкъдиме белән үз отрядын булдыра.
 
2022 елда алар 92 мөрәҗәгать кабул иткән. Нәтиҗәдә 71 кешене исән килеш, 5есенең мәетен тапканнар. 16 кешене әлегәчә эзлиләр. Кышын, җирне кар каплагач, бу эш күпчелек очракта социаль челтәрләрдә мәгълүмат тарату формасында алып барыла. Яз җитү белән янәдән урман-кырларга чыгалар. Эзләү дәвам итә, чөнки фаҗига булган очракта да кешедән кием калдыклары, үзе белән йөрткән әйберләре кала, дип аңлата Альбина. 
Ул ике елдан соң табылу тарихын сөйли: «Ташландык бакчаларда берәү базга төшкәнме, егылганмы, шуннан чыга алмыйча үлгән. Без дә аны бәлки таба алмас идек, ул бакчаны сатып алучылар, кеше калдыклары бар бугай дип, полициягә мөрәҗәгать иткән. ДНК-тест ясатып аның шәхесен ачыкларга туры килде». Хәтта 1989 елда югалган кешенең якыннарыннан бирелгән гаризалар да үз көчендә. 

Чаллыдан 30 яшьләр тирәсендәге егетне әти-әнисе дүрт ел эзли! «Хәлдән таеп, өметләрен өзә язып мөрәҗәгать итте алар. Без Татарстанда гына түгел, күрше өлкәләрдә дә ориентировка тараттык. Ул егет: «Мине кем эзли? Үземне фотода таныйм», – дип миңа шалтыратты. Аның белән видеоэлемтәгә кердек, Пермьдә яши икән. Паспорты булмагач, вакытлыча документлар ясатып, эшкә кергән, «Жди меня» программасы аша якыннарын да эзләткән, тик табылучы булмаган», – дип искә ала Альбина. Егетнең әти-әнисе белән әңгәмәдәшем дә Пермьгә бара, очрашуда күз яшьләрен тыя алмый. Барысы да бер-берсен шундук таный. Егетнең хәтере кире кайта.
Теге вакытта машинасын сатып, зур акча белән таксига утырган булган. Таксист аның башына сугып талаган. Нәтиҗәдә ул хәтерен югалткан, шулай да, бәхетенә, исән калган. 
 
Мондый очраклар бик сирәк була, әлбәттә. Гадәттә, исән табылсын өчен кешене, бердән, тизрәк эзли башларга, икенчедән, волонтерларга социаль челтәрләрдә тарату өчен мәгълүмат бирергә кирәк. Сәер тоелса да, моңа каршы килүчеләр дә була икән. 15 яшьлек кызы югалгач, әнисе баласының фотосын, исемен интернетта урнаштыруга каршы чыга. «Йөрер-йөрер дә кайтыр әле», – ди. Дәрәҗәле эшендә бу хәл турында белүләрен теләмәгән икән. Гаризаны да бала мәктәптән соң өйгә бер атна кайтмаганнан соң гына бирә. Вакыт үткән саен кызыгызның исән калу ихтималы кими дип, волонтерлар кат-кат аңлатканнан соң ул, ниһаять, ризалык бирә. Ә, ашыгырга, чыннан да, кирәк булган – аны фатирда ирексезләп тотулары, наркотик кулланырга мәҗбүр итүләре ачыклана. 
Альбина Сәгыйрова әйтүенчә, ориентировка, ягъни фото, исеме, ничек югалуы турындагы мәгълүмат 90 процент очракта ярдәм итә. Әлеге кызның шул фатирга кергәнен дә күршеләр фотосыннан танып хәбәр итә. 

Кеше табылсын өчен, инде әйтелгәнчә, беренче сәгатьләрдә үк эшкә керешергә кирәк, беренче тәүлек – иң нәтиҗәлесе. Бу хәтерен югалткан әби-бабайларны эзләүгә дә кагыла. Әкрен хәрәкәтләнсәләр дә, аларның фикер сөрешен фаразлавы кыен. Шулай да күпчелеге элек яшәгән урынына кайта икән. Бервакыт «Орел» эзләнү-коткару отряды кыш көне өеннән трико белән күлмәкчән чыгып киткән өлкән яшьтәге ир-атны эзли. Ул өч айдан Башкортостанда табыла! Бабай өеннән чыгуга машина туктаткан. Үзе белән акчасы булгандыр, күрәсең, такси яллаган, туган йортының адресын әйткән булган. Ә анда инде күптәннән беркем дә яшәми икән. Хәтерен югалткан бабайны картлар йортына урнаштырганнар. Шундагы шәфкать туташы интернетта фотосын күреп, волонтерларга хәбәр иткән. Барып алганда өеннән чыгып киткән киемнәреннән булган. Иң мөһиме – исән-сау. 
Югалган кешеләрне табу өчен эзләнү отряды сыналган схема буенча эш итә. Төркемдә һәркемнең үз бурычы – берәүләр хастаханә, моргларга шалтыратып чыга, икенчеләр интернетта репост ясый – ягъни берничә шәһәрнең зур пабликларында мәгълүмат урнаштыра, өченчеләр тәүлекнең теләсә кайсы вакытында полиция хезмәткәрләре белән тиешле адреска барып йортларны, подьезд, подвал, урамнарны карап чыга, кибетләрдә ориентировканы күрсәтеп, сораштыра башлый. 
 
«Урманда эзләгән очракта махсус навигатор кулланабыз. Ул интернетсыз эшли, аны тәҗрибәсе булмаган кеше дә аңлый. Волонтерлар беренче медицина ярдәме күрсәтә белергә тиеш, моңа да өйрәнүләр үтәбез. Шулай ук «Атыш була калса, үзеңне ничек тотарга» дигән темага мәктәпләрдә өйрәтүләр үткәрәбез», – дип сөйләде әңгәмәдәшем. 


Кеше югалганда нишләргә?
1. Тынычланыгыз, эш планын корыгыз.
2. Кайтмаган, очрашуга килмәгән кеше белән мөмкин булган бар юллар белән элемтәгә керергә тырышыгыз.
3. Аны соңгы булып күргән кеше белән сөйләшегез, Өстенә нәрсә кигәнен, үзе белән нәрсә йөрткәнен сорагыз.
4. Башкалардан аерып торган билгеләре булу-булмавын искә төшерегез (миң, шрам, аксау һ.б).
5. Полициягә гариза бирегез. Үзегезнең һәм югалган кешенең документларын, фотосын алыгыз.
6. Кеше табылса, сезгә штраф салырлар дип курыкмагыз.
7. Югалган кеше туганыгыз булмаса да, гариза бирергә мөмкин.
8. Киткәндә сезгә «беркетелгән» полиция хезмәткәренең телефонын алыгыз, яңа мәгълүмат булганда аңа хәбәр итегез.
9. Волонтерлар белән элемтәгә керегез, аларга барысын да ачыктан-ачык сөйләгез – әйтик, ачуланышкан булуыгызны да әйтергә кирәк.
10. Барлык туганнар, дуслар һәм танышларыгызга шалтыратып чыгыгыз.
11. Белдерүләрдә үз телефоныгызны бирмәү яхшырак, волонтерлар яки полиция хезмәткәренекен бирегез, мошенниклардан сакланыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев