Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Х. Туфан проспектында авариягә очраган мотоциклчы үлде

«Табиблар бар көчен куеп гомерен саклап калырга тырышты. Әмма аның хәле бик авыр иде», - ди БСМП матбугат хезмәте.

Х. Туфан проспектында кичә мотоциклчы катнашында каты авария булды. Сөембикә проспектына таба юл тотканда ул Лада Гранта машинасы белән бәрелеште. 

«Юл һәлакәте көндезге 12:20 сәгатьтә булды. Мотоциклчы зур тизлектә барган. Машина йөртү таныклыгында тиешле А категориясе юк. Аны авыр хәлдә БСМПга алып киттеләр. Кызганыч, 21:30 йөрәге тибүдән туктады. Мотоциклчыга 44 яшь булган», – дип хәбәр итте Чаллы Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлеге. 

Социаль челтәрләрдә таралган фото-видеолардан күренгәнчә, мотоцикл танымаслык хәлгә килгән, йөртүченең шлемы һәм аяк киемнәре төрле якта ята.  

"Табиблар бар көчен куеп аның гомерен саклап калырга тырышты. Әмма хәле бик авыр иде. Туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз", - ди БСМП матбугат хезмәте. 

Фотолар Чаллы Дәүләт автоинспекциясеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев