Хаҗ кылган өчен мөселманнарга иң зур бүләк нәрсә?
Яңалыклар тасмасы

Хаҗ кылган өчен мөселманнарга иң зур бүләк нәрсә?

«Татар-информ» хәбәр итте.

РИА Новостига Халыкара эшләр һәм хаҗ буенча РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары мөфти Рушан Аббясов: «Җәннәткә эләгү – мөселманнарга хаҗ кылганы өчен бүләк», – дип хәбәр итте.

2026 елда хаҗ 25 һәм 26 майда узачак.

«Кабул ителгән хаҗның, билгеле булганча, җәннәттән башка бүләге юк», - диде мөфти.
Һәр мөселман гомерендә бер тапкыр булса да Мәккәгә хаҗ кылырга тиеш. Ул ел саен исламның төп бәйрәмнәренең берсе – Корбан бәйрәме (гарәпчә – Ид Әл–Әдха) алдыннан уза. 2026 елда Корбан бәйрәме 26 майда кояш баегач башлана.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


хаҗ дин һәм тормыш Корбан гаеты

Нет комментариев