Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хаҗга юллама откан Булат Фаракшин: «Сөенеченнән әнием дә елады» - ФОТО, ВИДЕО

Олы бүләккә кул көрәшендә 85 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында җиңү яулаган Чаллы егете – 27 яшьлек Булат Фаракшин лаек булды.

Шушы көннәрдә Чаллының «Витязь» спорткомплексында Нәзарәт Кубогына һәм Хаҗ өчен татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XIV Бөтенроссия турниры узды. Үз үлчәү категорияләрендә беренче урынны алучылар Хаҗга юлламага җирәбә уйнатуда катнашты. Олы бүләккә кул көрәшендә 85 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында җиңү яулаган Чаллы егете – 27 яшьлек Булат Фаракшин лаек булды. 

«Атнасына җиде көн шөгыльләнәм»

Карап торышка пәһлевандай булмаса да, бу егеттә берничә кешелек көч, егәр бар икәне әллә каян күренеп тора. Сөйкемле, ягымлы булуы өстенә, спортчыларга гына хас ихтыяр көче, үзенә ышаныч бар. Булат белән «Витязь» спорт комплексында очраштык.

– Мин Чаллы егете. Әнием Нәҗибә Минзәлә ягыннан, әтием Ринат Омскидан. Үземне белгәннән бирле спортта мин. Биш яшемдә әти мине тимераякка бастырды, хоккей да уйный идем. Җәйләрен рәхәтләнеп футболда туп типтем, – дип сөйләп китте үзе турында егет. Булатның ничек итеп армрестлинг белән мавыгып китүе турында сорыйм.

– Кул көрәше белән шөгыльләнә башлавым очраклы гына булмады. Аңа кадәр әле регби уйнадым, дзюдо белән шөгыльләндем. Әлеге спорт төрләрендә үземне сынап каравым миндә дисциплинаны тагын да көчәйтте. Башлангыч сыйныфларны 17нче мәктәптә укыдым, аннары 18нче лицейга күчтем. Биредә кул көрәше буенча махсус секция бар иде. Шунда йөри башладым. Физкультура укытучыбыз Россиянең атказанган тренеры Олег Соломахин белән аралашып тора иде. Олег Борисович безне кул көрәше белән якыннанрак таныштырды, аның кул астында шөгыльләнә башладым. 14-15 яшьләрдә «Витязь»га күчтем. Шуннан бирле биредә. Көн саен шөгыльләнәм, тренировкаларны калдырганым юк диярлек. Ә шимбә, якшәмбе бассейнга йөрим, әйбәт итеп мунча керәм, – дип дәвам итә әңгәмәдәшем. 

Сүзгә Булатның хәзерге тренеры Илдар Фәесханов кушыла.

– Олег Борисович Казанга киткәч, Булатны үз канатым астына алдым. Аның хезмәт сөючәнлеге, кыюлыгы, үз дигәненә ирешә торган булуы чын мәгънәсендә сокланырлык. Булат даими рәвештә тренировкаларга йөри, бик тырыш ул. Миңа, тренер буларак, бу сыйфатлар бик мөһим. Әйтик, кеше тренировкаларга теләмичә генә йөри икән, нәрсәгә аны мәҗбүриләргә?! Булат андый түгел! Гомумән, «Витязь»да шөгыльләнүчеләр андый түгел, – ди Илдар Шамилевич. 
Булатның уңышларына килгәндә, ул – кул көрәше буенча спорт мастерына кандидат, шәһәр, республика, Россия, күләмендәге ярышларда катнашкан. Шулай ук Татарстан Республикасы гына түгел, Идел буе федераль округы чемпионы, Россия ссузлары арасында оештырылган беренчелек җиңүчесе, регионара, бөтенроссия ярышлары призеры.

– Укуга килгәндә, мин башта Чаллыда КФУ филиалында автомеханика факультетында укыдым. Армиядән соң югары белемне КИУда менеджмент факультетында алдым. Спортны беркайчан да ташламадым. Студентлар арасында оештырылган ярышларга йөрдем, призлы урыннар яулый идем. Хәтта армиядә дә кул көрәштердем. Түбән Новгород өлкәсендә урнашкан Саров шәһәрендә хезмәт иттем. Анда дивизия чемпионаты оештырдылар. 50 кешедән артык катнашкан әлеге ярышта чемпион калдым. Анда бит үлчәү категорияләре юк иде, бер абсолют авырлык кына. Бу җиңү үзем өчен дә көтелмәгән булды! – дип сөйли Булат.

«Профессиональ спортта җәрәхәтләрсез булмый»

Армиядән соң кул көрәше белән шөгыльләнүен ныклап дәвам итә ул.

– Ел саен республика, Идел буе федераль округы, Россия чемпионаты бәйгеләрендә катнаштым. Алга таба Европа, Дөнья чемпионатында катнашу хыялым бар. Армрестлинг – минем яшәү рәвешем. Ярышлардан алган энергияне берни белән дә чагыштырып булмый, – ди Россия чемпионы.

– Булатның үзен тренерлыкта да сынап караганы бар. Без һәрдаим балалар, яшүсмерләр арасында ярышлар уздырабыз. Әйтик, балалар Сабан туйлары, Яшьләр көне, «Татар егете», уку йортларында ярышлар һ.б. Булат – яшьләргә киңәшләрен бирә, дөрес итеп, травмаларсыз көрәшергә өйрәтә, тәҗрибәсен уртаклаша, беркайчан да кешене борып җибәрми, – ди тренеры Илдар Фәесханов. 

Әлбәттә, профессиональ спортта җәрәхәтләрсез, күңел кайтуларсыз да булмый. Ләкин алар ихтыяр көчен чыныктыра, бирешмәскә, үз хыялыңа хыянәт итмичә алга барырга этәрә.

– 2021 елда Россия Чемпионатында катнаштым. Бик озак әзерләндем, ярышларга тулысынча әзер идем. Уң кулым белән гел җиңү яулап килдем, барысы да мин теләгәнчә яхшы барды. Ярымфиналга чыгу өчен көрәшкәндә техник яктан дөрес чыгыш ясамадым. Хәзер генә бу турыда тыныч сөйли алам. Ә ул вакытта кан кыза, адреналин... Хатам аркасында җәрәхәт алдым. Көндәшем кулымны тиз генә борып атты, кан тамырларыма зыян килде. Тернәкләнү өчен ел ярымлап вакыт кирәк булды. Барыбер вакыты-вакыты белән сиздереп ала, – ди Булат. 

Әңгәмәдәшемнән хәзерге вакытта кайда эшләве һәм киләчәккә планнары турында сорашам.

– Мин Чаллының бер фитнес үзәгендә тренер булып эшлим. Эшем бик ошый. Анда да төрле кешеләр килә, кемнеңдер шөгыльләнергә теләге дә булмый, вакыт уздыру өчен генә дип әйтимме... Андыйлар белән аерым сөйләшәбез, киңәшләр бирәм, ниндидер стимул булдырабыз. Менә шул ошый миңа! Кеше ышана, мине тыңлый. Тренировкаларга йөрү үзенә дә ошый башлый, кирәкле нәтиҗәгә дә тиз ирешә. Шулар миңа җан рәхәте бирә дә инде, – ди Булат. 
Әңгәмәдәшем белән тиздән килеп җитәчәк Сабантуйлары турында сөйләшәбез. Булат үткән ел шәхси рекордын куйган – ун Сабантуйда кул көрәше буенча абсолют чемпион булган. 

– Сабантуйларны ниндидер олы ярышлар дип әйтмим. Күңел ачу, дуслар белән күрешү урыны гына. Әйе, җиңәм, анысы сөендерә. Алган бүләкләремнең исәбе-хисабы юк! Безнең өчен чемпионатлар, турнирлар мөһим, – ди ул.

    

«Хаҗга юллама отуым – чын могҗиза»

Сүз Нәзарәт Кубогына һәм Хаҗ өчен татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XIV Бөтенроссия турнирында катнашуга күчә.

– Дөресен әйткәндә, гел могҗизалы булды ул. Дустым, кул көрәше буенча чемпион Магомед Нурцалханов белән сөйләшеп торганда: «Булат, инде алты ел бу ярышларга йөрисең. Әйдә, үзең дә көчеңне сынап кара әле», – диде. Дөрес, мин әле биш вакыт намаз укымыйм, алай да һәр җомга мәчеткә йөрим, күп кенә аятьләр беләм, Аллаһы боерса, намазга басу теләгем бар. Ә бу ярышлардан намаз уку буенча хөкемдар да, шулай ук минем танышым Рәвгать: «Синең күкрәгеңдә иман сүзе булырга тиеш! Син моны үзең сизәсеңме?» – дип сорады. Һәм, чыннан да, күкрәгем ялкынланып киткән шикелле булды. «Бөтен йөрәгем белән катнашырга телим», – дидем аңа, үзем дә сизмәстән. Һәм шул рәвешле ярышларга язылдым, белгән догаларымны укып күрсәттем. Хаҗга юллама отармын дип уйламадым да! Хис-кичерешләремне әле дә тыеп тора алмыйм! 

Безне – турнир җиңүчеләрен, 10лап кеше булгандыр, бер җиргә җыйдылар, җирәбәдә катнаштык. Мин түбәтәйдән язуны икенче булып алдым. Бөтен кеше алып чыкканнан соң гына кәгазьдә нәрсә язылганын карарга куштылар. Карыйм, мин алган кәгазь буш, әйләндерсәм, «Хаҗга юллама» дип язылган! Белмим, ничек йөрәгем сикереп чыкмагандыр! Мин кулымны күтәрдем, бөтен кеше яныма килеп кул кыса, мин нәрсә булганын аңламыйм. «Булат, Аллаһы Тәгалә сине сайлаган!» – дип әйтәләр мөселман кардәшләрем. Спортзалда бөтен эмоцияләремне кычкырып чыгарам мин, ә монда кычкырып та булмый, уңайсыз. Күкрәгемдәге шул ярсу көннәр буе янып торды. Шундый кыйммәтле бүләк булды ул, искиткеч. Дөресен генә әйткәндә, әле һаман да ышанып булмый!

Бүләкне иң беренче эш итеп әниемә алып барып күрсәттем. Ул күрде дә елый башлады: «Улым! Аллаһы Тәгалә сиңа шундый олы бүләк ясаган. Барысы да синең тырышлыкларың өчен», – диде. Әле шунысы бар: теләсә нинди турнирга әзерләнгәндә әни миңа: «Улым, җиңүең дә кирәк түгел! Исән-сау бул, җәрәхәтләр генә ала күрмә!» – дип озатып кала. Монысында да шулай булды. Әтием дә эчкерсез сөенде, хәтта сүз таба алмыйча торды. Ә тормыш иптәшем Эльвира ярышларга озатканда: «Төп приз синеке булачак!» диде. Бу сүзләренә сөендем, ышанмадым, әмма күңелемнән рәхмәт әйттем. Аннары җиңүемне Эльвирага әйткәч: «Мин белдем! Мин сиңа ышандым!» – диде. Дустым Магомед та җирәбә тартырга чыгар алдыннан: «Дустым! Хаҗ синеке!» – диде. Күз алдына китерүе дә кыен! Минем өчен җан атып утырган тренерым Илдар Шамилевич та: «Хаҗ Булатныкы була!» – дигән. Күпме кеше ышанган һәм эчкерсез теләгән моны!  

Июнь башында, Аллаһ кушуы буенча, олы Хаҗга кузгалам. Ул бер ай дәвам итәчәк. Хаҗ – изге эш! Һәр иманлы мөселманның изге хыялы ул. Аллаһы Тәгалә мине сайлап алган икән, димәк, бу юкка түгел, – ди Булат.

      

– Спорт һәр яктан кешене ныгыта. Мин дә үземнең киләчәгемне армрестлингта күрәм. Үземне үстерергә, остазларымның йөзенә кызыллык китермәскә тырышам, – диде Булат миңа саубуллашканда.

/ Гөлия Ибатуллина
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев