Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Хәлфиннар нигез салган мәчет ярдәм көтә

«СтройТраст» компаниясендә экономист булып эшләүче Айдар Фәхртдинов Тукай районы Теләнче Тамак авылындагы мәчетне ремонтлауга ярдәм итәргә алынды.

Айдар үзе шул авылдан, ул күренекле эшмәкәр, татар меценаты Хәлфиннарның туганы да. Аның белән очрашып, затлы нәселләре һәм иман йортын яңарту турында сөйләшеп алдык.
– Айдар, белүемчә, Хәлфиннар сезнең авылдан?
– Хәлфиннар Кама аръягы зонасында иң көчле сәүдәгәрләрнең берсе. Беренче урында Стахеевлар булса, икенче урында алар булган. Хәлфиннар Тукай районы Теләнче Тамак авылында туып-үскәннәр. Безнең авыл кешеләре алар белән горурлана, чөнки алар татар милләтенә, кешеләргә бик күп файда китергәннәр. Мәчетләр, мәдрәсәләр төзегәннәр. Мәдрәсәләрдә әйбәт укыган балаларны аннары Төркиягә җибәреп бушлай укытканнар. Мәдрәсәне әйбәт тәмамлаганнарга күн читек һәм Коръән бүләк иткәннәр.

– Хәлфиннар татар халкының танылган шәхесләре белән дә элемтәдә булганнар бит? Бу хакта ниләр беләсең?
– Әйе, Хәлфиннар Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый белән дус булганнар. Гаяз Исхакый үзенең драма әсәрләрен беренче безнең авылда куйган. Аннары гына башка район-шәһәрләрдә күрсәткән. Аның ул замандагы хәлләрне тасвирлаган «Алдым-бирдем» пьесасы Хәлфиннәрнең берсе турында бит.

– Ә син үзеңнең Хәлфиннар туганы икәнлегеңне кайчан белдең?
– Мин әбиемнең көчле, данлыклы нәселдән икәнен белә идем инде. Әтинең әнисе Суфия әбиемнең бай бабасы күрше авылдан булган. Ул чорда ярәшү буенча гаилә корганнар. Көчлеләрне көчле нәсел кешеләренә кияүгә биргәннәр. Яучы әби яшьләргә пар сайлаган. Ул һәр нәселдәге кешенең сыйфатларын, нинди чир белән авырганын, нәселендә кемнәр булуын – барсын да язып барган. Бу киләчәк буын сәламәт булсын, чирле балалар тумасын өчен шулай эшләнгән. Минемчә, әбиемнең гены көчле булган. Юкка гына безнең нәсел җепләребез Хәлфиннарга барып тоташмаган бит инде. Әбиемнең ире Хәмит бабайның әтисен  авылда оста Фәхретдин дип йөрткәннәр. Ул балта остасы, аның үзенең мебель ясый торган фабрикасы булган. Тирә-яктагы авыл кешеләренә йорт җиһазлары ясап биргән. Хәтта борчак җыя торган комбайн да уйлап чыгарган. Агачтан аның макетын ясаган. Шуның өчен аны СССР Үзәк комитеты рәисе, СССР Югары Советының президиум рәисе Михаил Калинин үзе янына чакырып бүләкләгән. Кайсыдыр съездларда бабам Калинин белән президиумнарда утырган. Боларны кешеләр сөйләве аша гына белдем. Кызганычка каршы, бернинди документ та юк. Менә шул документларны эзли башлагач, Хәлфиннарга барып чыктым.

– Бу эштә сиңа кемнәр ярдәм итте?
– Мин шәҗәрә ясаучыларны озак вакытлар карап бардым. Ләкин бәяләре кыйммәт иде. Ул вакытта әйбәт шәҗәрә ясау 80 мең сумнан башлана иде. Ялгыш кына артык күп алмый торган кешегә тап булдым. Бөтен туганнарны төркемгә җыйдым да, Хәлфиннарның нәсел шәҗәрәсен ясатырга теләгем барлыгын әйттем. Кардәшләрем ярдәм итәргә булдылар. Заказ бирдем. Миңа бер атнадан шәҗәрәнең әзер булуын әйттеләр. «Мин Казан кешесенә сезнең шәҗәрәне җыйган идем инде. Сез Хәлфиннар нәселеннән», – диде һәм шәҗәрне җибәрде. Мин шуннан соң сөенечемнән 1-2 атна канатланып «очып» йөрдем. Чөнки Теләнче Тамакта бөтен кеше Хәлфиннар белән горурлана. Ә ул минем туганым да булып чыкты! Шуннан соң Хәлфиннар турындагы бөтен информацияне җыя башладым һәм алар калдырган мирасны саклау, тергезүгә үз өлешемне кертергә булдым.

– Хәлфиннар төзеткән корылмалар турында да сөйләгез әле.
– Тукай районында аларның бик күп кибетләре, тегермәннәре булган. Чаллыда гына 4 тегермәннәре эшләгән, кибетләре, пристань янында зур складлары утырган. Кызганыч, бу складлар Түбән Кама ГЭСен төзегәч, су астында калган. Хәзерге вакытта Үзәк урамадагы элеккеге роддом бинасы гына сакланып калган. Алар Чаллының 2нче гимназиясен төзергә, беренче зиратны булдыруга, Бөгелмәдә мәдрәсә төзергә булышканнар. Теләнче Тамакта алардан калган уникаль комплекс бар. Ул утар, таш кибет, таш мәчет, мәдрәсәне берләштерә. Мондый мөселман комплекслары хәтта Казанда да юк кебек. Алар бүгенгә кадәр сакланган һәм гамәлдә. Мәчетләр эшли, үзләре яшәгән йортта коррекция мәктәбе, кибет бинасында хәзер пекарня бар. 1914 елда төзелгән мәчетне ремонтлап бетерү өчен ярдәм кирәк.

– Бу мәчеткә төзелгәннән бирле ремонт ясалмаганмы?
– 1990 елларда ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры булып эшләгән авылдашыбыз Рөстәм Закиров мәчетне ремонтлаткан иде. Нияз хәзрәт килгәч, мәчетнең эчке ягын идәннән алып түшәмгә кадәр яңартты. Анда җылы, якты, төрле мәҗлесләр уздыру урыны да бар. Халык анда намазга, дини бәйрәмнәргә йөри. Хәзер фасадын ремонтларга һәм түбәсен яңартырга кирәк. Күңеле кушкан кешеләр Аллаһ ризалыгы өчен тарихи мәчетебезне ремонтлауга үзләренең өлешләрен керткән булсалар рәхмәтле булыр идек.
Матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен: 
Реквизиты МЕСТНАЯ МУСУЛЬМАНСКАЯ РЕЛИГИОЗНАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ - ПРИХОД Д. ТЛЯНЧЕ-ТАМАК "ФАЙЗРАХМАН" МУХТАСИБАТА ТУКАЕВСКОГО РАЙОНА Централизованной Религиозной Организации - Духовного Управления Мусульман Республики Расчетный счет: 40703810505020000138 ИНН: 1639013020 КПП: 163901001 Название Банка: ПАО "АК БАРС" БАНК БИК: 049205805 Кор. счет: 30101810000000000805
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тукай районы дин вә тормыш Хәлфиннар нәселе