Хәлил Фәрдиев: «Һәр сүзенә ышандым, шикләнеп тә карамадым»
Мошенниклардан машина сатып алган.
Редакциябезнең машина йөртүчесе 71 яшьлек Хәлил Фәрдиев машина алганда мошенниклардан зыян күргән. Шәһәрдәшебез әлеге хәлләрне йөрәге әрнеп сөйли. Рәхәтләнеп япон машинасында җилдерер урынына, ул хәзер дөреслек эзләп йөрергә мәҗбүр, ә тимер аты ишегалдында тора – йөрергә ярамый, арест салынган.
«Игъланнар сайтында күрдем дә, шалтыраттым. Машина Әлмәт районының бер авылында иде. Барып карадым, ошаттым. Шул көнне үк 15 мең сум залог калдырдым. «Калганын ЮХИДИда исәпкә куйганда гына бирәм», – дип кисәттем. Автомобиль 1 миллион 100 мең сум тора иде. Сатучы ир-ат сату-алу килешүендә 600 мең сумны гына күрсәтүне сорады. Янәсе, машина алганына бер ел да юк, салым түлисе була. «Мәчеткә йөрим, алдашмыйм», – дигәч аны-моны уйлап тормадым, ризалаштым», – дип искә төшерә ул көннәрне Хәлил абый. Машинаны ул 2024 елның июль аенда ала. Шулай тыныч кына йөргәндә быелның апрелендә Дәүләт хезмәтләре порталына суд утырышына килмәү турында хәбәр килә. Җитмәсә, шул көнне бөтен карталарына, счетларына арест салына. Ачыклый торгач, 20 мең сум түләргә икәнлеге ачыклана. Түләмәсәң, пени өстәлә.
«Бөтен акча картада бит, ничек түләргә тиеш булганмындыр?! 20 мең сум бурычка алып тордым. Банкка түләргә кергәч, карта белән булмагач, комиссия дә санадылар, 600 сум. Бөтен кесәдән 550 сум җыйдым. Тагын 50 сум кирәк, чиратымны калдырып, машинадан 1 сумлыкларга кадәр җыеп түләдем», – дип көенә Хәлил абый.
Суд карары нигезендә, Хәлил Фәрдиев Башкортстанның Салават шәһәрендә кредит алган кебек килеп чыга. Пристав мәгълүматны белешер өчен, банкның Чаллыдагы бүлегенә җибәрә. Ә банкта шәһәрдәшебезнең исеме дә күренми, чөнки ул аларның клиенты түгел. Шулай буталып йөри торгач, сатып алынган машинаның залогта булганлыгы ачыклана. Машинаның чын хуҗасы – Салават шәһәрендә яшәүче Наталья исемле хатын-кыз булып чыга. Ул банктан 900 мең сум кредит алган, вакытында түләмәгән өчен бурычы 1 миллион 300 мең сумга кадәр җиткән. Хәзер бу акчаны кем түләргә тиеш? Сораулар күп. Наталья судта: «Машина минеке, мин Әлмәттән Вәлиевкә кулланырга гына биреп тордым, ул минем рөхсәттән башка сатып җибәргән, акчасын миңа бирмәде», – дигән.
Иң кызыгы шунда, Хәлил абый судка чакыру да алмаган. Янәсе, хат почта бүлегендә яткан. Имеш, адресатка шалтыратканнар, телефон аша: «Ул бу адрес буенча яшәми», – дип җавап биргәннәр. Суд февраль аенда ук булган. Әгәр мондый хәл килеп чыкмаса, Хәлил абый машинаның чын хуҗасын да белми калыр иде. Килешүне сатучыга ышанып, приставлар, банк юлын таптый башлагач кына ачып караган.
«Машина сатучы Әлмәт кешесенең исем-фамилиясе килешүдә бөтенләй юк икән. Машинаны карарга баргач, башкорт номерлары иде. «Бу апаныкы, үземә яңаны алдым, – дип икенче машинасына күрсәткән иде. Һәр сүзенә ышандым, шикләнеп тә карамадым», – дип үзенең беркатлылыгына гаҗәпләнә шәһәрдәшебез. Гаҗәп тә бит. Гомере буена техника йөрткән, бизнес алып барган Хәлил абый, сатып алганда автомобильнең техник паспортын да сорамаган. «Электрон форматта» дигән сүзгә ышанган. Машина паспортының электрон версиясе дөрестән дә бар, хуҗасы итеп Хәлил Фәрдиев тора, әмма анда элеккеге хуҗалары турында бернинди мәгълүмат юк.
Бүгенге көндә язмам герое Әлмәттәге сатучы белән элемтәдә тора. «Әлеге арадашчы булып чыккан ир-ат та конфликтны зурга җибәрмичә хәл итү ягында», – ди зыян күрүче, әмма проблеманың очы-кырые күренми. Бер таныш юристы: «Судларны җиңсәң дә, килешүдә 600 мең сум гына күрсәтелгән, шуннан артыкны ала алмыйсың», – дип аңлаткан. Сатучы дөреслекне инкарь итмәсә генә бу бәхәстә җиңеп була.
Хәләл көче белән җыйган 1 миллион 1 йөз мең сумлык машина хәзер шәһәрдәшебезнең ишегалдында тора. Аңа, югарыда телгә алынганча, арест салынган. Банк транспортны аукционга куйган. «Әгәр аңа утырып чыксам, инспекторлар туктатса, машинаны штраф стоянкага алып китәчәкләр», – дип борчыла Хәлил абый. Барысы да җырдагыча «Әй, машина, машина, җитте минем башыма» кебек килеп чыккан...
Без әлеге очрак буенча бу өлкәдә белгеч юрист Радик Салиховка мөрәҗәгать иттек. Аның аңлатмасы буенча, бу эштә дөреслеккә ирешү өчен шанслар бар.
«Машина – залогта. Тик залог сату-алу эшләрен башкарырга киртә түгел. Әмма бер момент бар – яңа хуҗа залог буенча җаваплылыкны үз өстенә ала. Әгәр банк бурычлар аркасында милекне кайтарыр өчен судка мөрәҗәгать итсә, транспортны алырга мөмкиннәр. Шуңа да залогта булган милекне сатып алганда банкны да кисәтү шарт. Кисәтмичә, милекне өченче затка сатканда, банк машинаны тартып алырга хокуклы. Кредит килешүен өзеп, залогта булган машина банкта кала ала.
Шуңа да автомобиль сатып алганда уяу булырга кирәк. ЮХИДИнең мәгълүматлар банкында машинаны чикләүләр, арест булу-булмавын тикшереп була. Ә транспортның залогтамы икәнлеген федераль нотариаль палата банкыннан тикшерәләр. Залогта булган милек реестрга кертелергә тиеш.
ЮХИДИда исәпкә кую да килешүнең «чиста» булуына гарантия бирә алмый. Инспекторлар килешүне тикшерми. Анда ялган имза да булырга мөмкин, «перекуплар» гадәттә шулай эшли. Әгәр ике як та килешкән икән, инспекторлар өчен транспортны исәпкә куймаска нигез юк.
Хәлил Фәрдиев белән, дөрестән дә, авыр очрак. Әмма очына чыгып була. Зыян күрүче машинаның хуҗасын белмәгән, шуңа бу мошенниклык дип бәяләнә. Сатучының машинаны сатарга рөхсәте дә булмаган бит. Шуңа полициягә мошенниклык очрагы турында гариза язып була. Диктофонга яздырылган аудиоларны да шунда күрсәтергә мөмкин.
Проблеманы гражданнар процессуаль нормалары белән дә җайга салып карарга мөмкин. Бу очракта исә, диктофонга әңгәмәдәшне кисәтмичә яздырылган хәбәрләрне карамаячаклар. Суд булды да бетте түгел әле. Җиңгән очракта да суд карарын үтәүләренә ирешергә кирәк. Зыян салучының милке, акчасы бармы-юкмы, тиз арада түли аламы, юкмы? Кыскасы, билгесезлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев