«Халыкка хезмәт итәргә насыйп кылган миӊа…»
Зәй районы Чыбыклы авылыныӊ «Ринат» мәчете имамы Галәлетдин хәзрәт Ситдыйков турында.
Зәй районы Чыбыклы авылыныӊ «Ринат» мәчете имамы Галәлетдин хәзрәт Ситдыйков бу җаваплы вазыйфаны 30 елга якын башкара. Ул гомере буе авылдашларыныӊ күз уӊында: «Родина» колхозыныӊ алдынгы cварщигы, биш бала атасы, халык ихтирамына лаек имам, туган авылын яратучы фидакарь зат.
Без Галәлетдин абыйлар белән бер урамда туып-үстек. Кечкенә идем әле. Бер абый эштән кайтып килә: җиӊнәрен сызганган, куллары әкияттәге алып батырныкы кебек зур, нык басып атлый, үзе бик матур елмая. «Бу кеше тимердән ут чыгара», – диде әти. Шул көннән ул минем өчен гади күрше абый гына түгел, ә курку белмәс бер батырга әйләнде. Чыннан да, Галәлетдин абый тормыш юлында төрле авыр сынаулар үтте, әмма бирешмәде. Әнисе, балалары, туганнары хакына түзде, яшәде. Авылдашлары өчен бик күп игелекле гамәлләр кылды. «Йолдыз», «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрендә укып дин гыйлемен үзләштерде. Галәлетдин абый турында язмамны сезгә аныӊ үз сүзләре белән җиткерәсем килә. Чөнки хәзрәтебезнеӊ сөйләме искиткеч матур, һәр сүзе күӊелгә үтеп керә, һәр фикере уйландыра, тәрбияли. Ул авылыбыз тарихы буенча да күп әйберләр белә һәм аларны үсеп килүче буыннарга сөйләп калдырырга тели.
Үзе турында
«Мин сугыш башланган елны туганмын. Әти Сабирҗан атлы, 1946 елда Бөек Ватан сугышыннан яраланып кайтып вафат булган. Мин сабый әле ул вакытта, бу хәлләрне белмим. Без тоз кибете урынында торганбыз. 1946 елны йортыбыз янган, нишлисеӊ инде. Минем әни эшкә бик батыр кеше иде. Исеме Хәдичә Гарифулла кызы. Алар бик яхшы уракчылар булдылар: бер сменага илле сутый арыш урдылар. Башка китереп кара әле син! Хәзер аны чалгы белән дә чабып чыга алмый кеше. Ат дугасы биеклегендәге арышны кул урагы белән урган апалар ул безнеӊ Мәүҗидә апа Бәширова, Минҗамал апа Рәфыйкова, Сара түти (Рамазанов Рәшитнеӊ әбисе), минем әни. Комиссия барып караган шул вакытта. Берничә ел элек кенә җирләдек бит менә Шакирова Маһинур апаны, ул да Хуҗи күлендә илле сутый арыш урган апа иде. Аларны хәзер белүче дә, сагынып сөйләүче дә юк инде. Бәндәләрнең дөнья гына кууы, һичкемгә игътибар итмәве, кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булмавы сәбәпле безнең менә бу тарих әкрен-әкрен югала. Хәзер мин дә китсәм, авылда олы кешеләр бетеп бара. Җиһангир абый да китте. Аллаһның рәхмәте яусын, ул китап чыгарган иде. Тик анда әле бөтен нәрсә кереп бетмәгән, өстисе бар. Әгәр без менә шушыларны актарып чыгара алмасак, безнең авылның әби-бабайлардан калган тарихы буенча бик күп мәгълүмат югалачак. Кыскарак кына булса да бер китап язсак, киләчәк буыннарга, безнең оныкларга калыр иде дип әйтеп-әйтеп карадым мин авылдашларга. Чыбыклы тарихы турында язарга кирәк.
Безнеӊ яшьлек булмады да инде. Җитмәүчелек иде бит. Сугыштан соӊгы чорны сөйләрлек тә түгел. Колхоз системасы бит ул заманнарда. Күп җирләр чәчелмичә тора иде. Мәсәлән, безнең Югары оч башыннан алып Суык Чишмәгә кадәр җирләр чәчелмичә ятты, анда котырып алабута үсте. Без «Лодка» дип йөргән җирдә түгәрәк каенлык бар бит, сугыш вакытында аны тоташ каен баскан иде. Аннары яхшылап төпләп чыктылар. Ул җирне хәзер дә эшкәртәләр. Элек жирнең кадере бик бар иде, соңгы вакытларда дәрәҗәсе төшә башлады, нишлисең инде. 50 нче елларда гектарыннан алты центнер икмәк алалар иде, хәзер менә алтмыш чыга. Аллаһы тәгаләнең нигъмәте бу. Мин сезгә арттырам, нигъмәтләремне биреп торам, сез дә арттырыгыз, ди ул. Аллаһы Тәгалә каршында бәндә нәрсә арттырырга тиеш: ихласи гамәл-гыйбадәт кылуын. Мин намаз гына укыйм дип, рокуһ-сәҗдә кылып, ят та тор, ят та тор, иман төбе тап-такыр, дип әйтәләр иде бит элекке бабайлар, алай гына түгел, намазның тышкы ягын саклый белергә кирәк. Эчен син инде рәвешләрен китерерсең, сәҗдә-рокуһлар кылырсың, әмма тышкы ягын саклый алмый кайбер бәндәләр бүгенге көндә. Ягъни менә гайбәткә керәләр, күп сөйләшәләр. Мәчеткә килгәндә сөйләшәләр, чыктылар исә – тагын гайбәт. Менә шулай итеп бу намаз сакланмый, җилгә оча. Бар кеше дә андый дип әйтә алмыйм, мин судья түгел.
Тормыш юлыма килгәндә, хәрби хезмәткә алынганчы фермада эшләдем. Ат җигеп су ташыдым. Ул елларда халык таякка эшләде. Мин дә таякка йөрдем. Трудодень диләр иде: кешегә бер айга 70 хезмәт көне язалар. Син бер хезмәт көненә берме, икеме, өчме таяк эшлисеӊ. Шуннан чутлана иде хезмәт хакыӊ. Ул җитмешкә дә җыела, сиксәнгә дә җыела. Отчет җыелышында бер хезмәт көненә 200 грамм икмәк өләшәбез дип кызыктыралар. Алдыйлар инде. Аны бирергә бит икмәге юк. Каян алып бирсен ул синеӊ гектарыннан 6 центнер чыккан җиреӊнән? Күпме җиреӊ чәчелми ятсын да. Орлык юк иде бит. 1957 елныӊ март аенда авылда беренче мәртәбә хезмәт хакы бирә башладылар. Ул тиен генә иде инде.
Миӊа армиядә өч ел ярым хезмәт итәргә туры килде. Новосибирск шәһәрендәге МВД частьләренә эләктем. Без ракеталар өчен ягулык ясый торган хәрби заводны сакладык. Бик зур, озынлыгы 5 километр. Поезд утызар вагон тагып керә, һәрберсен карап чыгарга кирәк. Составны да, машинистларны да тикшерәбез. Пистолет һәрчак янда. Катлаулы булды минем служба. Безне кешеләрне танырга, аларныӊ йөз чалымнарын, фигурасын истә калдырырга өйрәттеләр. Армиядә чакта чаӊгы ярышларында катнаштым. Җыелма команда составында идем. Бик күп кубоклар, грамоталар алган идек, барысы да частьта калды. Хәрби хезмәттән соӊ Новосибирскида эшкә керергә уйлаган идем. Марс абый миӊа: «Әнине карарга кайт, мин авылда тормыйм, чыгып китәм», – дип язды. Ул инде шәһәрдә эшли иде. Миӊа кайтырга туры килде.
Әни минем 73 яшьтә үлде. иртәрәк шул. Без биш бала идек, хәзер инде нәселебездән үзем генә калдым. Әле Аллаһы Тәгалә һаман асрый. Халыкка хезмәт итәргә насыйп кылган икән инде миңа – Аллаһы ризалыгы өчен әлеге вазыйфамны алып барырга тырышам. Мин шушы хуҗалыкта 36 ел сварщик булып эшләдем. Ал да юк, ял да юк, эшләдек тә эшләдек, әлхәмделиллаһ. Кайнар цех булгач, мине илле биш яшьтән пенсиягә чыгардылар. Эшләгәндә үк намазда идем, җомга намазларына мастерскойдан төшеп йөрдем.
1990 еллар башында Чыбыклыда яңа мәчет ачылды. Аны төзүгә безнең колхоз рәисе, аннары Зәй районы хакимияте башлыгы булып эшләгән Ринат Шәех улы Фәрдиев нык ярдәм итте. Авыл картлары һәр йортка кереп аңлатып йөрделәр, төзелешкә акча җыйдылар. Халык көче белән эшләнде барысы да. Яңа мәчеттә беренче имам Сафиулла абый Гыйльманов булды. Ул ике ел буе Карамалыдан килеп, җомга һәм гает намазларын үткәреп йөрде. Гадәти көннәрдә Мулланур абый Сәхәбиев белән икебез башкара идек. Ул мәчет ачылган көннән башлап гомер буе мәзин вазыйфасын үтәде. Мулланур Габдерәшит улы авылның мөхтәрәм аксакалы иде. Карамалы леспрохозында урман тракторында эшләде. Хезмәте авыр иде. Ун чакрымга йөреп эшләсә дә, ул биш вакыт намазын бер дә калдырмады. Өч тапкыр хаҗ кылды.
Пенсиягә чыгып, мәчеткә җомгаларга йөри башлагач, картлар мине бөгәрләп куйдылар мәчеткә. Гайнетдин абзый миӊа: «Син, Галәлетдин, шушы вазыйфаны өстеӊә алмасаӊ, тәмугның төбендә буласың бит», – диде. Әле мин яңа гына исламга килеп, йөзеп кенә маташам ул чакта. Бабайлар, авыл халкы сорагач ризалаштым, нишлисеӊ бит.
Мин гомер буе хәрәкәттә булдым. Аракы эчмәдем, тәмәке тартмадым. Хәзер дә үземнеӊ сәламәтлегемне хәрәкәттән күрәм. Мәчеткә йөрим иртәнге дүрттән. Җәйге көннәрдә иртәнге бердән торып барырга кирәк бит. Имам вазыйфасына керешкәннән бирле намазларымны мәчеттә укыйм. Санап карасаң, байтак чакрымнар үтелгәндер.
Хәзер Аллаһы Тәгалә кешеләрне иркен тормышка чыгарды, туйдырып тора. Аллаһы Тәгалә бай. Без инде түләп яшәүчеләр, түләп ашаучылар җөмләсеннән булырга тиеш. Ул безнеӊ тәртипле, төзек тормышта яшәвебезне тели. Шуӊа күрә тырышабыз, иншалла. Бу фани дөнья вакытлы гына, мәӊгелек бакый дөньяга – Аллаһы Тәгалә хозурына барасы бар бит. Үзебез белән нинди багаж алып барабыз? Багажда изгелек булырга тиеш. Бәндә җәннәткә ике әйбер белән керә: тәкъвалык һәм әдәпле, әхлаклы төзек тормышта яшәү белән. Иман китергән икән, Аллаһы Тәгалә фарыз кылган биш вакыт намазын, уразасын, зәкәтен, мөмкинлеге булса хаҗын кылырга насыйп кылган бәндәләргә».
Авыл тарихыннан: ике мәхәллә, Солтан күпере, Садретдин мулла
«Чыбыклыда истәлекле урыннар аз түгел: Каравыл тавы, Мәсләх каенлыгы, Онбия чыгышы, Кышлау. Галиулла куагы, Сугыш тавы, Аклан, Тирән үзән чокыры, Дәүли җире һәм башкалар. Күп атамалар шанлы революция чорларыннан ук килә. Бик кызыклы кешеләр дә яшәгән безнең авылда. Мич салучы Сафия әбине, Коръәнне яттан сөйли белгән Якут әбине, тирә-якларга даны таралган балта осталарын гына алыйк. Һәр нәселнең, һәр атаманың үз тарихы, риваяте. Без алар белән горурланып яшәргә тиеш. Һәркем үз баласына туган авылы турында матур хатирәләр сөйләсә, авылның дәрәҗәсе бермә-бер артачак. Бу безнең бурычыбыз.
Чыбыклыда заманында ике мәхәллә, ике мәдрәсә булган. Безнең авыл укымышлы авыллар исәбенә кергән. Самат абыйлар тыкрыгыннан аръякка чыккач, Әбелхаҗи абыйлар поҗумы яныннан тыкрык булган зиратка менәргә. Шул тыкрыклар авылны икегә бүлеп торган. Өске як югары мәхәллә, тегесе түбән мәхәллә булып йөргән. Авыл уртасында (мәктәп ишегалдында, укытучы Ольга һәм Гамилә апалар яшәгән өй янында) мәчет булган. Башта аны агачтан төзегәннәр, 1878 еллар тирәсендә микән, таш мәчет салганнар. Агачын Әбелхаҗи абыйлар каршысына күчергәннәр. Ул югары мәхәллә мәчете булган. Әлеге мәчетләр тузгач, безнең өйдән ерак түгел яңа мәчет җиткергәннәр. Рамазанов Галимулла абыйлар янында. Бу көнгә кадәр кулланыла торган «Мәчет алды» атамасы шуннан калган. Бу сугышка кадәр инде. Ул мәчет озак хезмәт итмәгән. Малай чакта без анда уйнап йөрдек. Бик әйбәт наратлардан эшләнгән агач мәчет иде ул, асты таш, ике катлы. Аннары җимерелә башлады, манараларын кисеп аудардылар, такталары да югала башлады. Җәйге көннәрдә гаеткә бара идем мин анда. Әни җибәрә иде намазлыгын тоттырып. Анда Зыятдин бабай намаз укыта иде. Гает намазын тышта чирәмдә укыганны хәтерлим. Мәчет беткәч бабайлар гает намазларын аерым йортларда укып йөрделәр. Шулай, хәерле булсын. Без бәләкәй чакта бетте ул мәчет. Ташларын сүтеп алып, түбән ферманы җиткерергә ташыдылар. Менә кеше нишли. Кагылырга кирәк түгел иде бит, торсын иде. Үзе череп ауганчы торырга тиеш андый биналар. Бервакыт Әлмәткә барганда миңа бер шофер сөйләде. Чаллыбашында мәчетне җимермәгәннәр. Анда авыл советы рәисе булып Аты авылыннан бер керәшен хатыны эшләгән. Берничә кеше килгән мәчетне җимерергә, манараны аударырга. Шул хатын: «Юк, кагылмыйсыз, ул халыкныкы», – дип каршы чыккан, мәчетне аударттырмаган. Гаҗәп бит бу, ә. Авыл халкы ул апаны шуныӊ кадәр хөрмәт иткән, ул үлгәч, бөтен авыл җыелып барган соңгы юлга озатырга. Менә нинди гыйбрәтле тарих.
Биктаһир абыйлар тыкрыгыннан төшкәч Солтан күпере бар. Аннан чыккач Солтан тавы, ә бер йөз метрлап астарак, инеш буенда Солтан коесы бар иде. Ул коены гомер буе Солтан бабай карап торган. Өйләре шунда гына тау итәгендә иде. Аның улы, Бөек Ватан сугышы ветераны, мич чыгаручы Солтанов Мирсәет абый шул нигездә гомер итеп дөнья куйды. Үзе исән чакта коены карап-хәстәрләп яшәде. Аръяклар да, безнең очлар да эчә торган суны күп еллар буе шуннан ташыдык. Бик яхшы кое иде. Авылга суүткәргеч кергәч, аны карамадылар. Солтан коесы ташландык хәлгә төште. Аны хәзер табып та булмас инде – инеш белән кушылып беткән. Ә күперен Салих абый Фәйрушин белән без яңарттык. Ул агач күпер теге заманда бөтенләй җимерелеп бетте. Берзаман очраклы гына төшсәм, Солтан күперен ремонтларга маташалар. Тар гына, җәяүлеләр чыгып йөрешле генә итәбез, такта җитми, диләр. Мин аларга ирек бирмәдем, тарайттырмадым күперне. Моннан бит җеназа алып барырга кирәк югары оч зиратына. Ерактан ук әйләнеп йөрмисеӊ. күпердән чыгасыӊ турыга гына. Шулай дигәч, алар мине тыӊлап киӊ иттерергә булдылар. Салих абый белән икебез сварщик булып эшләгән чак. Тимер торбалардан бик һәйбәтләп ясадык Солтан күперен».
Римма Солтанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев