Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәмдүнә Тимергалиеваның халыкны тетрәндергән җырын Чаллы композиторы язган

Җырчы Асия Әхмәтшина истәлекләре белән уртаклашты.

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева репертуарындагы «Ана турындагы баллада» җырының тарихы турында шәһәрдәшебез, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Асия Әхмәтшина сөйләде. 

– Архивны актарганда Хәмдүнә Тимергалиеваның безгә язган хатлары килеп чыкты. Һәм легендар җырчы, аның башкаруындагы «Ана турындагы баллада» җыры турындагы истәлекләр яңарды. Без Хәмдүнә Тимергалиева белән 1978 елдан бирле дус булып яшәдек. Беренче очрашуыбыз болай булды: минем Айдар белән авырлы чагым. Тау кадәрле корсак белән попутный автобуска утырып, коса-коса Казанга аппаратура алырга киттем. Кунар җир юк. Минзәләдә яшәгәндә уен кораллары ансамблендә эшләгән Рәмзияне Мамадышка чакырган иде, аннары ул Казанга китте, филармониягә эшкә урнашты. Хәмдүнә белән тулай торакта бер бүлмәдә яши иделәр. Рәмзия үзләренә кунарга чакырды, үзе Татарстанның җыр һәм бию ансамбле белән гастрольгә киткән. Без Хәмдүнә белән кундык. Төне буе сөйләшеп чыктык. Хәмдүнә беренче мәхәббәте, бәхетләренә комачаулары турында сөйләде.

Бу очрашудан соң 2-3 елдан соң ныклап дуслаштык. Концерт белән килгәндә еш кына бездә куна иде. Әтисен бик ярата иде, туганнары турында сөйләде.

Аннары безне иҗат берләштерде. Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 35 ел тулуга багышланган бәйгегә Чәчкә Хөснетдинова шигыренә Вәсим Әхмәтшин язган «Ана турында баллада» җырын Казан телевидениесенә яздырырга баргач, ул чактага режиссер Иркә Сакаева: «Без залның ни өчен елаганын белмибез», – дигәч мин: «Җырга музыкаль кереш башлану белән мин кара күлмәктән әкрен генә залга чыгам, шунда ук тамашачылар, хәтта руслар елый башлый», – дим. 
Аннары Бөек Җиңүнең 35 еллыгына багышланган бәйгедә бу җыр беренче урынны алгач, телевидение үзе безне чакырып төшерде. Без ул чагында атна саен диярлек телевидениегә төшә идек. Популяр вакыт...

Ә «Ана турындагы баллада»ны Хәмдүнә Тимергалиева миннән соң җырлады. Ул Мамадышка Илһам Шакиров бригадасында концерт белән килде. Район мәдәният йортында бик матур концерт булды. Хәмдүнә бик матур җырлады. Шуннан соң Мамадыш халкы: «Илһам белән бер кыз килде, бик шәп җырлый. Үзе ябык»,  – дип сокланып сөйләделәр. Ул вакытта аның башкаруындагы «Җомга» җырының чыккан гына вакыт иде. 

Мин ул чакта Мамадыш спирт завод клубы директоры булып эшли идем. Үзебезнең клубта да Илһам Шакиров концертын оештырдым. Концерттан соң Хәмдүнә безгә кайтты. Балкон тупсасына ятып шул җырны минем язма буенча өйрәнде. Аннары Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында шул җырны җырлап, бөтен тамашачыны шаккаттырды.

«Мин 9 майда пианист һәм дирижер Тәлгать Әхмәтовка кушылып бу җырны башкаргач, зал бер мәл зал тынып калды. Кешеләр кайсы елый, кайсы уфылдый. Урыннарында тора алмыйлар. Бу җыр минем өчен алтын фонд. Рәхмәт җырың өчен, бәгърем. «Ана турындагы баллада» мине яңа биеклеккә күтәрде. Опера һәм балет театрында беренче чыгышым онтылмаслык булды. Бу җыр минем бүген замандашларыма әйтәсем килгән иң кирәкле сүзем», – дип язган үзенең хатында. 

Ул чагында филармониядә Хәмдүнәгә аяк чалмакчы булганнар иде.  Шул җырны җырлагач, ул яңадан күтәрелеп китте, үзен чын талант итеп раслады. 
Мәрхүмә талантын күреп, тиешенчә бәяләмәүләренә ачуы килә иде. Тик соңгы көненә кадәр  ул үзенең халкының яраткан җырчысы икәнен белде. 
Хәзер җырчылар күп, ләкин аларның тавышын танып, белеп тә булмый. Ә Хәмдүнәне бер-ике нотаны җырлавыннан ук таныйсың. Аның тавышы халыкчан, ул беркайчан үзенең тавышына хыянәт итмәде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес Илһам Шакиров Хәмдүнә Тимергалиева Асия Ахметшина Васим Ахметшин Чәчкә Хөснетдинова