Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәнәфи Җиһаншин: «Ат өстенә сузылып ятып җылына идек»

Тыл хезмәтчәненең җанөзгеч хатирәләре.

Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан саен ветераннар, тыл хезмәтчәннәре Бөек Ватан сугышы михнәтләрен, аннан соңгы авыр хәлләрне күз яшьләре белән искә төшерәләр. Язмам герое Хәнәфи Җиһаншин да яшүсмер вакытларында күргәннәрен елый-елый сөйләде.
– Бөек  Ватан сугышы башланганда 9-10 яшьлек малай идем. Әти сугышка китте. Әни өч малай белән калды. Мин – иң олысы. Яшел Үзән районындагы Акилово авылы бик зур авыл иде. Кечкенәдән колхозның бар эшендә дә эшләдем, әнигә йорт, хуҗалык эшләрендә дә булыштым. Хәзер уйлыйм да исем китә: 9-10 яшьлек малайлар үгез, ат җигеп җир сукаладык бит. Ачлык, ялангачлык... Әнинең бер зәңгәр кофтасын киеп чәчү вакытында басуга чыкканым истә. Ул вакытларда язлар салкын иде. Туңуга түзә алмыйча, ат өстенә сузылып ятып эчебезне җылыта идек, арка ачык кала, туңа. Әмма елап, зарланып утырырга вакыт юк. Дошманнар Мәскәүгә килеп җиттеләр бит. Черегән бәрәңге кәлҗемәсе ашыйбыз да эшкә китәбез. Солдатларның геройларча көрәше, тыл хезмәтчәннәренең көнне төнгә ялгап эшләве нәтиҗәсендә җиңдек, Аллаһка шөкер. 

Күрмәгәнебез калмады инде. Әни белән урманга утынга йөри идек. Зур имәнне аударып, кул пычкысы белән кисеп, ярып, урманчыга тапшырабыз да, үз өлешебезне кечкенә чана белән өйгә ташыйбыз... Урманга көненә өчәр тапкыр бара идек. Шул газаплар өчен Аллаһы Тәгалә сәламәтлек биргәндер инде. Дару эчмәдек, табиблар күрмәдек, хастаханәләр юк иде. Аллаһка шөкер, унынчы дистәне вакласам да, йөреп торам әле. 
Хәнәфи абыйдан «Җиңү хәбәрен кемнән ишеттегез?» дип сорамыйча кала алмадым. Бабаемның тагын күзләре яшьләнде. «Без яшьләр кырда иртүк чәчүдә идек. Бабайлар соңрак йөри иде. Хәлил, Солтан абыйлар килеп: «Сугыш туктады!» – диделәр. Без ертык фружкаларны болгап, «Ура ура», – дип кычкырдык. Бу хисләр турында хәзер дә еламыйча сөйләп булмый», – диде ул. 

1951 елда Хәнәфи Җиһаншин хәрби хезмәткә алына. Бер ел Украинада бандеровчыларга каршы көрәшә. Рота старшинасы була. Аннары Германиягә дә бара. «СССР вакытында бандеровчылар белән сугыш турында сөйләмәделәр. Бу тема ябык иде. Ул чакта ук аларны тамырыннан корыткан булсак, бүгенге хәл кабатланмас та иде. Шул вакытлардан калган бандеровчылар һаман тынычлана алмый бит», – дип бүгенге вәзгыять турында да сөйләшеп алдык. 
Хәнәфи яшүсмер елларында күп михнәтләр күрсә дә, төшенкелеккә бирелмичә, сокландыргыч тормыш юлы үткән. Башта Казанның 16нчы заводында эшләгән, аннары Свердловскига күченгәннәр. Бер предприятиегә хатыны электр буенча белгеч, үзе алтынчы разрядлы столяр, алтынчы разрядлы токарь, алтынчы разрядлы фрезеровщик булып урнаша. Икесе дә тырышып эшлиләр, хатыны берничә мәртәбә депутат булып та сайланалар әле. Тиз арада өч бүлмәле фатир бирәләр. Уллары, аннары кызлары туа. 

Тыныч кына яшәп ятканда Рәзинә ханымның бөерләре авырта башлый. Немец урологы: «Монда яшәсәгез, өч елдан хатыныгыз үлә. Җылы, коры климатлы җиргә күчегез», – дип киңәш итә. Хәнәфи абый туганнары ярдәме белән Үзбәкстанның Андижан шәһәренә барып урнаша. Монда йортлар төзү комбинаты төзелгән вакыт, эшчеләрнең бик кирәк чагы. Аны эшкә алалар, гаиләсе дә күчә. «Карбыз-кавыннарны мотоциклга төяп алып кайта идем. Җылы, рәхәт. Балалар да яратты яңа тормышыбызны. Рәзинәмнең чире бөтенләй бетте», – ди ул.

Ләкин яшь барган саен туган яклар, туганнар сагындыра, туган җир үзенә тарта башлый.  Чираттагы ял вакытында Рәзинә апаның туганнары яшәгән Чаллыга кайталар. Мәскәү проспектындагы базарга баргач, «Кою заводына эшчеләр кирәк» дигән игълан укыйлар. Ул вакытларда кою заводының коймасы да юк, кадрлар бүлеге вагонда урнашкан була. Хәнәфи абый бәхетен сынап карарга ниятли, кадрлар бүлегенә бара, сөйләшә. 6нчы разрядлы белгечне монда да теләп эшкә алалар, ике-өч айдан фатир бирергә ышандыралар. 
Рәзинә ханымның Чаллыга бер дә кайтасы килми. «Бөтен туганнарың шунда, безнең дә тормышыбыз җайланыр», – дигәч ризалаша. Җиһаншиннар Чаллыга кайтып урнашалар. Кызлары Рәмзия Мәскәү педагогия институын тәмамлый, аннары ул да Чаллыга кайта. Уллары Рәшит тә гаиләсе белән биредә яши. Дуслары, туганнары да Чаллыда. Хәнәфи абый кою заводыннан лаеклы ялга чыга. Хатыны белән матур гына яшиләр. Бәхетләре түгәрәк. Ике оныклары бар. Тик Чаллыдагы климат Рәзинә ханымның бөер авыртуын кузгата. Дәвалануларга карамастан, шул явыз чир аны моннан өч ел мәңгелеккә алып китә. 
–  Әтием эчми-тартмый торган, киң күңелле кеше. Әнием намазда булды. Без бик яхшы гаиләдә тәрбияләндек, белем алдык. Әниемнең вафатын әти бик авыр кичерде. Бер ел ярым гел елады. Әтиемнең бер ел бандеровчылар белән сугышуы Бөек Ватан сугышы ветеранына тиңләшә дигәннәр иде. Әллә кайларга мөрәҗәгать иттек, һаман гаделлекне таба алмыйбыз әле, – ди кызлары Рәмзия.

Хәнәфи бабай тормыштан зарланмый. Урманда йөрергә ярата, яз-җәй көннәрендә подъезд янында чәчәкләр үстерә. Тормыштан ямь табып, үзенең матур гамәлләре белән тирә-юньне бизәп яши. «Илләребез тыныч булсын, сугыш афәтләре кабатланмасын иде. Матур тормышның кадерен белеп, Аллаһка шөкер итеп яшик», – ди ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветераннар Бөек Ватан сугышы