Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Хәния Фәрхинең кызы Алия: «Әни берьюлы төшебезгә керә»

Бүген яраткан җырчыбызга 65 яшь тулыр иде.

Елның шул вакыты җитсә, йөрәкләр сыкрый. Исән булса 30 майда Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхигә 65 яшь тулыр иде. 2017 елны   27 июлендә рәхимсез үлем аны арабыздан алып китте. Үзе мәңгелеккә китсә дә, җырлары белән ул тамашачылары күңелендә яши. Туган ягы Югары Тәтешледә һәйкәле каршы ала, музее эшли. «Онытылыр димә» дип исемләнгән бәйге-фестиваль уза.  Яраткан җырчыбызның туган көне уңаеннан без истәлекләрне барлап алырга булдык.
Фирүзә Ибәтуллина, сеңлесе:
– Апам 30 майда ел саен тамашачыларын, дусларын, туганнарын җыеп Казанның берәр матур залында концерт оештырып, халыкка мәгънәле җырлар гөлләмәсен бүләк итә иде. 
Быел без 30 майда «Онытылыр димә» дип исемләнгән бәйге фестивальнең бишенчесен уздырабыз. Аллаһка шөкер, катнашучылар күп. Алар Хәния Фәрхи репертуарыннан җырлар башкаралар. Инде гала-концертта катнашучыларның исемлеге әзер.  Быел җырчыларның чыгышын «Бәйрәм» ансамбле егетләре бәяли.
Вафатына 8 ел тулса да, йөрәктәге яра төзәлми. Мин еш кына туган авылыбыз Салаюада җырларын тыңлап,  апам эзләре буйлап йөрим, күз яшьләрен тыеп булмый. Бигрәк тә яз, җәй айларында моңсу була. Чөнки Хәния апам җәйләрен безнең янда була иде. Шундый җәйләрнең 2017 елдагысы безне мәңгелеккә аерды.
Шунысы сөендерә,  халык апамны онытмый. Музеебызга дөньяның төрле төбәкләреннән киләләр. Тәтешлебезгә килгән җырчылар да керми китмиләр. Барысыда аны яратуларын, сагынуларын әйтәләр. Кадерлебезнең урыны җәннәттә булсын. Туган көнендә яңгыраган җырлар рухына дога булып барып ирешсен.

Алия Гәрәева, кызы:
– Әниебезнең бер минутка да исебездән чыкканы юк. Без әнием белән әтиемә дөрес тәрбия биреп, укытып, олы юлга чыгарганнары өчен рәхмәтле булып яшибез. Алар туганнарын хөрмәт итеп, һәрвакыт булышып яшәделәр. Без кадерле кешеләребездән мирас булып күчкән туганлык җепләрен өзмәскә тырышабыз. Якыннарыбыз белән очрашабыз.
Бервакыт очрашуга барырга дип машинага утыргач, балалар «Бим» радиосын куштылар. Анда әнинең «Әлдермешкә кайтам әле» җыры. Шул ук вакытта Алсу белән Фирүзә апа Казанның Чаша янындагы чыршы янына килеп җитеп, әнинең «Кышкы чия» җырын ишетүләрен видеога төшереп җибәрде. Бер вакытта төрле урыннарда әнинең җырлары яңгырый! Димәк, әниебез безнең очрашуга сөенә. Еллар узгач әниебезне сагынуыбыз көчәя генә, аны  балаларыбыз да юксына.
Әминәм дәү әнисен бик сагына. Җырларын  яратып тыңлый. Без аның белән әнинең концертларын карап, җырларын анализлыйбыз, матур киемнәренә, үзенә сокланабыз. Быел Әминәбез 11нче сыйныфны тәмамлады. Әнием бу вакыйганы күреп сөенер, мәңгелеккә хәтердә калырлык музыкаль бүләк тә әзерләр иде. Ясминә әни вафат булганда кечкенә иде. Аның җырларын ишетсә, күзләре яшьләнә.
Әни үлгәндә бер айлык кына калган Рамазан бүгенге көндә хоккей белән шөгыльләнә. Көндәшләр капкасына туплар да кертә. Уңышлары белән сөендерә. «Ак барс» матчларында әнинең «Әлдермешкә кайтам әле» җырын ишетеп, сөенә, горурлана.
Әле күптән түгел генә Тәтешледә картыебыз янында булдык. Әнинең музеена кердек. Балаларыбызга әниебез турында, аның киемнәре, бүләкләре турында сөйләдек.
Әни бик еш бөтен кадерле кешеләренең төшенә берьюлы керә. Матур күлмәкләрен киеп килә дә, ашыгып китеп тә бара... Ашыкты шул.  

Гөлшат Мөбәрәкова, дусты:
– Хәнияне халык сәхнә чыгып басуга алкышлый иде. Тормышында төрле хәлләр булса да, ул олы йөрәкле, тугры дус булып калды. Туган көне, вафат булган көне җитсә хәтирәләр яңара, йөрәккә кан сава. Нефтекама каласында төркемнәре миңа тукталалар иде. Бервакыт гастрольләрдән соң артистларга хезмәт хакы бирде. Берсе азсынып, канәгатьсезлек белдерде. Хәния үзенең бөтен акчасын аңа бирде дә, тәрәзә янына басып елады... Мин аңа запас акчамны бирдем дә: «Тынычлан, мул тормышта яшәр көннәрең алда әле, дустым. Аллаһы Тәгалә сине сәхнә алиһәсе итеп кенә калдырыр», – дидем.
Шуннан соң, берара Хәния белән элемтәләребез югалды. Аннары ул миңа Габделхәйгә кияүгә чыгуы турында хәбәр итте. Габделхәй Хәния теләгән, чын ир булды, сөекле хатынын көндәлек мәшәкатьләреннән тулысынча азат итеп, сәхнә алиһәсе итеп кенә йөртте.
Хәниябез вафат булгач, барыбыз да артистка әйләндек бит. Мине дә  «Онытылыр димә» фестивалендә җырларга чакырдылар. Елыйм да елыйм... Җырлый алырмынмы, белмим?!

Фото: https://m.vk.com/firuza_ibatullina


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ХәнияФәрхи үлем-китем туган көн