Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәния Гәрәева: «Тозлы күлләрдә аяк-кулларның сызлавы бетә» - ФОТОЛАР

Соль-Илецкка күңеллле сәяхәте турында «Шәһри Чаллы» газетасының тугры дусты, Тукай районы Калмия авылында яшәүче рәссам Хәния Гәрәева сөйләде.

– Соль-Илецкка һәр елны барырга тырышабыз. Әле менә шуны санап утырдым, 2007 елдан бирле йөрибез икән. Баштарак елларны үзем генә, аннары ирем Филәрит белән йөри башладым. Төрле вакытлар булды. Әле хәтерлим бер елны баргач, бу күлләрне дәүләт карамагындагы объектлар дип атап, халыкны 1 атна бушлай керттеләр. Бер елны хезмәт ветераны кенәгәсе белән акчасыз гына йөргән идек. Файдасы бар дим, нишләп булмасын! Ул тозлы күлләрдә һавасы да үзгә аның, рәхәт шундый, аяк-кулларның да сызлавы бетә. 

Былтыр ирем белән автобус белән бардык, быел тәвәккәлләп үз машинабыз белән чыгып киттек. Әле Филәритнең дустын да иярттек. Алар гомер буе дальнобойщиклар булып эшләгән кешеләр, хәрәкәт аз дип әйтимме, шуңа да күлдә рәхәтләнеп йөрделәр. Алар да файдасы турында ишетеп кенә түгел, ә үзләрендә татып карап беләләр.

 

Яшәү урынын алмаштырган юк: шул бер үк кешеләргә – Зинага фатирга керәбез. Дөресен генә әйткәндә, алар белән туганлашып беттек! Бу юлы аеруча да күңелгә үтеп керерлек булды, кире үзебезгә Татарстанга юлга кузгалганда, Зина елый ук башлады: «Сезне бер дә җибәрәсе килми бит. Шуның кадәр үз кешеләребез булып беттегез. Күңелем тулды... Яшь барган саен аерылышу да авыр икән» дип әйтте. Аның гаиләсе белән ел әйләнәсе элемтәдә торабыз, бер-беребезне бәйрәмнәр белән котлыйбыз. Әле бу юлы бакчасыннан казып, миңа чәчәк үсентеләре бирде. Ә мин аңа «Туган ягым чәчәкләре» дип исемләнгән картинамны шунда ясап, бүләк иттем. Ий, сөенде инде Зина! «Бүлмәнең иң түренә элеп куярмын, синең белән очрашуны көтәрмен» дип калды. 

Аннары шуңа исем китте: Оренбург якларында җир җиләген ишетеп кенә беләләр, җыючы да, сатучы да юк. Ә мин үзебезгә чәй эчәргә дип, кечкенә банка белән җиләк кайнатмасы алып барган идем. Зина шуны кабып карау белән әллә нишләп китте, «Мондыйны гомеремдә дә кабып караганым юк иде» диде. Аллаһ теләсә, насыйп булса, икенче елга үзенә зур банка белән кайннатма алып барырмын дим.   

Фатирда торуның бер тәүлеге 600 сум, машинаны хуҗа йорты территориясендә тоткан өчен – 100 сум. Хуҗа кешеләр белән ничек сөйләшәсең бит... Без тозлы күлләрдән кайтуга Зиналар душларны җылытып куялар иде, алай кайнар судан өзелмәдек. Телисең икән – мунча да ягып торырга мөмкиннәр. 

Бу елны күлләрдә генә ятмыйк дип, экскурсияләргә дә еш йөрдек. Иске тегермән дигән комплекска бардык – биредә ерак әби-бабайларыбыздан калган көнкүреш әйберләре, эш кораллары, тагын әллә нәрсәләр тәкъдим ителгән. Шуларның һәрберсен тотып карап, музей буйлап йөрдек.

Әле без анда булганда без яраткан татар эстрадасы җырчысы Руслан Кираметдиновның концерты булды, шулай ук Ринас Әхмәтов та килгән иде, анда барып, кичен ял итеп кайттык.

Аннары Чаллы Сабантуйларында да ерак Эквадордан килгән музыкантлар, үзләренә генә хас стиль белән җырлап, төрле музыка уен коралларында уйнап торганнарын шәһәрдәшләребез хәтерли торгандыр. Алар да Соль-Илецкта бар иде. Бер кичне махсус шуларны тыңлар өчен шәһәр урамнарына чыктык. Ниндидер әйтеп бетерә алмаслык моң, аһәң агыла аннан. 

Аннары шул Оренбург якларында гына үсә торган баллы тәмле карбыз-кавыннардан гел өзелеп тормадык. Кичке аш ашаганнан соң, шул тәмле җимешләрдән дә авыз итә идек. Быел машина белән баргач, үзебез белән дә бер багажник карбыз-кавын төяп кайттык. Туганнарга, балаларга ашатырбыз дидек.

Соль-Илецкка баручыларга киңәшем: һава торышын алдан ук карап, шуңа яраклашып барсагыз иде. Ягырлар, җил-давыл булса, баруның бер мәгънәсе дә калмаячак. Җылы, кояшлы көннәрдә барырга кирәк. Ул кызу анда сизелми дә. Күлләрдә рәхәтләнеп йөзәсең, телисең икән, кызынып та була. Аллаһка шөкер, без барганда һава торышы нәкъ мин теләгәнчә булды. Бөтен мәшәкатьләрне онытып, шәп итеп ял итеп кайттык. Аннары шуны әйтәсем килә: күршеләремә, балаларга, аеруча да ахирәтем Гөлчәчәк Исламовага зур рәхмәт. Без булмаганда кош-кортларыбызны карап торганнар, йорт территориясен күзәтүсез калдырмаганнар. Авыл кешесе өчен бу бик мөһим, – дип сөйләде Хәния Гәрәева. 

Фотолар Хәния Гәрәеваның шәхси архивыннан      
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев