Хәрби Дилбәр Мөхәммәтхафизов: «Кулларымны рәтләгез, егетләр янына китәм»
Чаллы егете Минзәлә районы военкоматына барып, контракт төзегән.
Шәһәребездә махсус хәрби операциягә үз теләге белән китүчеләр шактый. Алар арасында Дилбәр Мөхәммәтхафизов та бар. Аның хатыны Алия «Җиңү һәм ял паркы» муниципаль унитар предприятиесендә администратор булып эшли. Алия ире белән горурлана. Аңа бар яктан да терәк булырга тырыша. Аның белән очрашып гаиләсе, ире Дилбәр турында сөйләштек.
– Алия, ирең Чаллыдан, син авыл кызы. Ничек, кайда таныштыгыз?
– Мин Минзәлә районы Кадрәк авылында туып-үстем. Дилбәр безнең авылга кунакка кайтып йөрде. Без икебез дә 1976 елгылар. Дуслашып, яратышып йөрдек тә, гаилә кордык. Динар исемле малай үстердек. Инде ул да өйләнде, оныгыбызга 4 яшь тула.
Ирем гомере буе төзүче булып эшләде. Башта шәхси предприятиедә хезмәт куйды. Аннары үзенең оешмасын ачты. Акчаны әйбәт эшләде, үзе хөрмәттә булды. Аларның бер еллык заказлары бар иде. Ул Чаллыдан читтәге шәһәр-районнарга китеп эшләде. Без, Аллаһка шөкер, мул тормышта яшибез. Гаиләбез күпләргә үрнәк булырлык. Аллаһы Тәгалә күпсенмәсен генә.
– Дилбәр махсус хәрби операция зонасына күп акчага кызыгып китмәгән алайса?
– Ул фронтка киткәч миңа күпләр: «Сезнең акчагыз җитмимени», – диделәр. Минем моңа ачуым килә. Нигә, кешедә ватанпәрварлык хисе булмаска тиешмени?! Минем ирем «Слово пацана» фильмындагы «Универсам» төркеме лидеры Вова Суворовка («Адидас») охшаган. Дилбәр 90нчы елларда төркемнәр белән «разборка»ларда йөрде. Аның репутациясе яхшы түгел иде. Әти-әнием миңа: «Ул сугыш чукмары бит» дип аңа кияүгә бирергә дә теләмәгән иделәр. Ә мин барыбер аңа чыктым. Чөнки уңай сыйфатлары күбрәк. Ул һәрвакыт әйткән сүзен сыйфатлы эше белән раслый. Беркайчан буш сүз сөйләп йөрми, гаделлек өчен көрәшә. Яши-яши без бер-беребезне тәрбияләдек. Мин аны гомерлек яр итеп сайлавыма бер тамчы да үкенмим.
– Махсус хәрби операциягә китәчәген белә идеңме?
– Башта белмәдем. Ул махсус хәрби операция зонасына барырга 14 ай әзерләнгән икән. «Барасы килә, мине алырлармы икән?», – дип еш әйтә иде. Мин аңа: «Мобилизациягә эләкмәдең, синең гаиләң бар, акчаң җитәрлек. Улыбыз тормышын үзе алып бара. Ник анда барырга җыенасың», – дия идем. Ул: «Анда безнең егетләр үлә. Ә мин аягым, кулым эшли торган сау-сәламәт ир, монда тынычта ятам», – дип борчыла иде. Егетләргә акчалар, гуманитар ярдәм җибәрде. Аннары артиллериядәге Никита исемле егет белән танышып, даими аралашып торды. Үзенең дә алар янына барырга теләге көчле булгандыр инде. Чаллы хәрби комиссариатына барып теләген әйткән, әмма аның белән контракт төземәгәннәр. Ике дә уйламыйча Минзәлә районы (Кадрәк авылында пропискада иде) военкоматына барган, анда берсүзсез контракт төзегәннәр. Чөнки Дилбәр физик яктан әзерлекле, гел спорт белән шөгыльләнә. Аның көчле рухлы булуы тышкы кыяфәтендә чагыла иде. Китәренә бер атна калгач, миңа әйтте һәм 13нче февральдә без аны Чаллыдан озатып җибәрдек.
– Дилбәр нинди ротага эләкте?
– Ул «Тигр» исемле ротага эләкте. Башта өч ай өйрәнүләрдә булдылар. Җитди задание биргәннәр, авыр эшләр кушканнар, ирем барсын да җиренә җиткереп башкарган. Аннары штурмга җибәргәннәр. Очеритино, Соловьево авылларын дошманнардан азат иткәннәр.
– Иреңә Дәүләт бүләкләре биргәннәр.
– Яу кырыннан яралы командирын һәм тагын бер хәрбине чыгарган өчен «Батырлык өчен»(«За отвагу»), «Кыюлык өчен» («За мужестово») медальләре белән бүләкләнгән. Кече сержант званиесе дә биргәннәр. Бик авыр вакытлары да булган. «Очертино өчен көрәшкәндә янымда үлем «басып торган» ын күрдем. Мин аңа: «Кит әле моннан, мин әле үләргә җыенмыйм. Мин илемә, егетләргә кирәк», дип куып җибәрдем, дип сөйли. Мондый хәлләр куркытмый аны. «Мин – Россия армиясе солдаты, мин – тумыштан хәрби» , – дип, монда да хәрби формасын киеп, горурланып йөрде. Хәтта кызу көннәрдә салмады.
– Ялга кайттымы?
– Ул җитди яралып, дәваланырга кайтты. Контузия дә алган. Кайтканда танырлык та түгел иде. Ике кулына зыян килгән, бер кулын пуля үтәли чыккан, нервларына тигән, бармаклары эшләми башлаган. Икенче кулының бармагы яраланган. Хәзер ике кулының да бармаклары юньләп эшләми. РКБда яңадан сындырып, операция ясадылар, ике тимер (спицы) тыкканнар.
– Холкы үзгәргәнме соң?
– Ул һәрвакыт кыю, батыр булды. Аның өчен гаиләсе беренче урында. Хәзер дә шундый. Улыбызны да чын ир итеп тәрбияләде. Мин үземне аның белән бәхетле хатын итеп яшим. Ул – гаиләбезнең ныклы терәге.
– Терелгәч тагын барырга җыенамы?
– Яңа бронежилет алып куйды инде. Табибларга: «Кулларымны рәтләгез, мин егетләр янына китәм. Киевка барып җиткәнче шунда булам. Минем илебез өчен тагын да файдалырак эшләр башкарасым килә!» дигән. Андагы егетләрне туганнары кебек якын күреп, даими сөйләшеп тора. Мин инде операциядән соң бер ай яныбызда булыр, Аллаһы кушса, аннары хәрби операция тәмамланмасмы дип өметләнәм.
Фотолар шәхси архивтан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев