Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәрби Ильвир: «Иң авыры – дусларны югалту»

Иске Абдул авылы егете хәрби операциядән яраланып, вакытлыча ялга кайткан.

Газетада басылган бер язмамның герое авыру Ранэльнең әнисе Айгөл Галиева статусына: «Махсус хәрби операциядән кайткан авылдашыбыз Ильвир абый белән күрештек, рәхәтләнеп сөйләштек», – дип язгач, башыма «Бу игелекле егет турында язарга кирәк», – дигән уй килде. Тиз арада Ильвирның телефонын сорап алдым. Яраланып туган якларына кайткан хәрби егет сөйләшергә вакыт тапты. Мин очрашуга кырыс, җитди кеше килер дип уйлаган идем, сугыштан кайтып яралары да төзәлеп җитмәсә дә, шаянлыгын, тормышка мәхәббәтен югалтмаган, әти-әнисен, туганнарын-дусларын яратучы, акыллы егет килде. Сөйләшүебез аның белән танышудан башланып китте. 

– Мин Тукай районы Иске Абдул авылында туып-үстем. Әнием хисапчы, әтием агроном. Урта мәктәпне тәмамлагач, КФУда укыдым. Наводчик-оператор булып армиядә хезмәт иттем. Махсус хәрби операциягә киткәнче Чаллының бер төзелеш оешмасында менеджер булып эшләдем. Абыем Илмир. Ул гаиләсе белән Чаллыда яши. Мин гаиләмне, авылны, шигьриятне, футболны яратам. Аллаһы боерса, олыгайгач бөтенләй авылга кайтып яшәргә уйлыйм. 
– Ильвир, белүемчә, син махсус хәрби операциягә повестканы үзең  барып алгансың. 
– Авылга шалтыратып, миңа повестка юкмы дип белештем дә, барлыгын белгәч, үзем барып алдым. Эзләсәң калу җае булгандыр да, әмма мин бу турыда уйламадым да, сентябрьдә китеп бардым. Казанда өйрәнүләрдә булдым, аннары Донецкига киттек. Башта Чаллы, Татарстан, Тукай районы, Мари Эл егетләре белән бергә булдык. Кызганыч, аларның күбесе һәлак булды. 
– Казанда өйрәнүләр вакытында әтиең артыннан бер бәләкәй көчекне җибәреп: «Мине ничек яратасыз, этемне дә шулай яратыгыз», – дигәнсең...
– Әйе, этемнең туган көне дә минеке тирәсендә. Минем туган көнем 9 октябрьдә. Шул кечкенә көчек безнең янда гел бөтерелеп йөрде. Мин аны бик яраттым, югалтасым килмәде, шуның өчен хәрби хәрәкәт зонасына киткәндә әтигә биреп кайтардым. «Грозик» үсте инде, мине гел танып, койрыгын болгап каршы ала, сырпалана, кочаклый. 
– Ни өчен «Грозик»?
– Минем позывной «Гроза татарин» бит. Армиядә төз атканга «Гроза мишени» дип исем кушканнар иде. Монда да шулай. 
– Сезнең эш нидән гыйбарәт?
– Беренче штурм вакытында үземне яхшы яктан күрсәттем. Шуннан соң командир күреп алды. Аның уң кулына әйләндем дисәм дә була. Мин егетләргә нишләргә кирәген аңлатам, күрсәтәм. 
– Ильвир, шигырь язу сәләтең каян килде?
– 86 яшьлек Фәймә әбием шигырьләр яза, мөгаен, аннан күчкәндер. Беренче шигырем тәүге тапкыр гашыйк булгач язылды. Шуннан китте инде. Сүзләр, җөмләләр, шигырьләр. Махсус хәрби операциядә тизрәк языла алар. Телефонга язып барам. Телефоным һәрвакыт янымда, фотога, видеога төшерәм, шигырьләремне язам. Башланган өч шигыремне төгәллисе бар. Никтер монда илһам килми әле. 
– Син, үзең ярдәмгә мохтаҗ булсаң да, туган яклардан читтә, авыр шартларда яшәсәгез дә, игелекле гамәлләр кыласың икән.
– Авылдашым Айгөлнең авыру улына май аенда ярдәм итә башладым. Башыма: «Ярдәм итә алганда булышырга кирәк, үзең өчен генә яшәү дөрес түгел», – дигән уй керде. Савап булсын дидем. Игелек кылган кешегә Аллаһы Тәгалә рәхмәтле бит. Ранэльгә ярдәм иткәч, беренче тапкыр яраландым. Аллаһка шөкер, исән калдым. Контузия алган идем. Яныма снаряд төште дә, җир астында күмелеп калдым... Хәзер контузиянең эзе дә калмады дисәм дә була, кайвакыт аркам гына авырта. Икенчесеннән соң да, аллаһка шөкер, аякка бастым.
– Икенче тапкыр кайчан яраландың? 
– 19 июльдә иртәнге 2дә штурмга кердек. Каршы якның позициясенә барып җиткәндә, безне АГС белән (автомат станоклы гранатомёт) «капладылар». Берсе командир белән минем арага төште. Командирның аягы сынды, минем ботым җәрәхәтләнде. 
– Андый чакларда башка нинди уйлар килә?
– Тизрәк үзебезнекеләр янына барып җитәсе, исән каласы килә. Яралардан күмпе егетләр үлде?! 10-15 секундтан соң бөтен көчемне җыеп, торып бастым да егетләр ягына атладым. Алар ерак түгел  иде. Беренче ярдәм күрсәттеләр.
Кан күп югалтмагач, яшим икән әле дип сөендем. Башта медротада ярамны тектеләр. Аннары Донецкида, Ростовта дәваландым. Ярамны өч тапкыр тектеләр. Катлаулы операция кирәк булды. Казанда җепләрен алдылар. Аллаһка шөкер, ярам төзәлә. Комиссия үттем. Самарага барып отпускной билет алдым. Хәзер бер ай ял бирделәр. 
– Табибларның мөнәсәбәте нинди?
– Донецкидагыга караганда Ростовта яхшырак. Донецкида кырысрак, сине беркем жәлләп тормый. Ә Ростовта дәвалау башкача: бөтен нәрсәне вакытында эшлиләр. Сызланганыңны күрсәләр, яныңа шунда ук килеп җитәләр.
– Гуманитар ярдәм турында төрле сүзләр йөри. Ул хәрбиләргә барып җитәме? Сезгә беренче чиратта ниләр кирәк?
– Килеп җитә. Ярдәм кулы сузган бар кешегә  рәхмәт. Безгә су, чәй, кофе, тушенкалар, кыскасы, тиз әзерләп ашый торган ризыклар булса яхшы инде. 
– Ә кием-салым?
– Кием-салымны мин үзем нәрсә телим, шуны сатып алып киям. Донецкидагы кибетләр эшли. 
– Яшәү шартлары ничегрәк?
– Блиндажда, җир астында яшибез. Ротация вакытында шәһәрдә урыныбыз бар. Поддоннар өстендә матраслар, җәелгән. Шунда йокы капчыкларында йоклыйбыз. Душ ясап куйдык. Ашарга үзебез пешерәбез. Бөтен нәрсәгә дә түзәргә була. Иң авыры – хәрби дусларны югалту. 
– Махсус хәрби операциядә вакытта әти-әниең, туганнарың белән сөйләшеп тордыгызмы?
– Әйе, элемтәләр өзелмәде. Күбрәк абый белән сөйләштем. 
– Ильвир, бу хәрби вакыйгалар сиңа ничек тәэсир итте?
– Кырысландым кебек. Әмма шаярмыйча, көлмичә дә яшәп булмый. Үз эчеңә бикләнеп, сөмсереңне коеп йөрү үзеңә дә, якыннарыңа да авыр бит ул. Мин хәзер тормышка башкача карыйм. Мондагы тормыш белән андагысы җир белән күк аермасы. Анда суың булса, тиз генә кофе, чәй эчеп аласың, ни бар, шуны ашыйсың. Монда сайланасың. Андагы балалар да безнекеләрдән бик нык аерыла. Алар вакытыннан алда олыгаеп, зурларча фикер йөртәләр. Андагы халык тынычлыкның, тормышның кадерен яхшы белә.
– Ильвир, ялда булсаң да, хәрби дусларың турында уйлыйсыңдыр?
– Әйе, күңелем белән мин хәрби хәрәкәт зонасында, егетләр янында. Сөйләшеп, аралашып торабыз.
– Нинди нәтиҗәләр ясадыгыз?
– Миңа калса, мондагы әти-әниләр, туганнар, дуслар безгә караганда да ныграк кайгыра, борчыла. Иң мөһиме: илләр тыныч, барыбыз да сау-сәламәт булыйк. Тормыштагы һәр мизгелнең кадерен белергә, бүген нәрсә телисең, шуны эшләргә кирәк, чөнки иртәгә нәрсә буласын беребез дә белми. 
– Ялда футболга йөрисең икән? Тагын ниләр эшлисең?
– Сыйныфташлар, дуслар, туганнар белән рәхәтләнеп сөйләшәбез. Әйе, мин футбол уйнарга яратам. Бүген кайтканнан соң беренче тапкыр футболга барам. Башта капкада торырмын инде, аннары һөҗүмгә күчәрмен. Әкрен генә йөгерү ритмына керергә кирәк. Футболда мин җаным-тәнем белән ял итәм, баштан барлык авыр уйлар чыгып китә. Тән сызласа да, кыенлыклар, күңелсез хәлләр онытыла, фәкать уен белән яшисең.
– Йөргән кызың бармы?
– Юк, әлегә йөрәгем буш. Аллаһы боерса, тиң ярымны табып, өйләнергә инде. 26 яшь тулды, вакыт җитте. 
– Ильвир, исән-сау әйләнеп кайтып, хыялларыңны тормышка ашырырга насыйп булсын. 

https://heroes-tatarstan.ru/

Фото шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: махсус хәрби операцмя