Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәрби операция ветераны Илдар Гайсин: «Барганыма бер минут та үкенмәдем»

Махсус хәрби операциягә үз теләге белән киткән шәһәрдәшебез уй-фикерләрен уртаклашты, тәэсирләрен сөйләде.

Шәһәрдәшебез Илдар Гайсин махсус хәрби операция башлангач – 2022 елның җәендә чираттагы ялы вакытында үз машинасында Россия азат иткән Донецк өлкәсенә барып кайтты. Ул анда әби-бабайларның шартлаулардан зыян күргән йорт-җирләрен төзекләндерде. «Шәһри Чаллы»да бу хакта язма дөнья күргәч, Чаллы мэры Наил Мәһдиев аңа эш кораллары бүләк итте. Узган елның февралендә Илдар Гайсин үз теләге белән фронтка китте. Контракт буенча бер ел хезмәт итеп, яшь буенча өенә кайтты. «Татарин» позывнойлы ветеран белән очраштык, ул безнең белән уй-фикерләрен уртаклашты, тәэсирләрен сөйләде.

Егетләр бер йодрык сыман
Донецк өлкәсенең Волноваха шәһәренә баргач, җимерек йортларны, беркая да китә алмаган, утсыз-сусыз калган мескен әби-бабайларны, бичара балаларны күреп тәэсирләндем. «Моңа кадәрге яшәешебезнең һәм Россия солдатлары килгәннән соңгы тормышыбызның аермасы җир белән күк арасы», – диделәр бик күпләр. Мин балаларымның андый шартларда яшәвен теләмим. Бу уй мине сугышка барырга этәрде.

Казан хәрби комиссариатында мин бер төркем фикердәшләрем белән очраштым. Барыбыз да Оренбург өлкәсе Тоцкое шәһәрендәге артиллерия бригадасына билгеләндек. Күбесе урта яшьтә, өйләнгән, балалары бар. Миңа 57 яшь – араларында иң өлкәне идем. Бәлки шуңадыр, егетләр яныма тартылды. Кемнең кем икәнлеге бер сүздән үк аңлашыла. «Ничек монда килеп эләктең?» – диюемә күбесе: «Безнең бабайлар да ил өчен яуга киткән бит. Ситуацияне аңлыйм, әзерләндем дә киттем», – диләр. Шуңа инандым – илебездә патриотлар бик күп. Без шундыйларның бер кечкенә өлеше генә. Ике атна анда булдык, көн саен Татарстаннан дүрт-биш кеше килде. Военкоматта бергә булган егетләр белән төрле частьләргә эләксәк тә, һаман да аралашып торабыз. 
Беләсезме, гражданкада кеше үзен төрлечә тотарга мөмкин, аларга карап «яшьләр бозылды» диючеләр дә бардыр, әмма хәрби операциядә алар башка. Блиндаждан ут позициясенә киткәндә барысы да бер йодрык булып берләшә, күңелдә бернинди икеләнү, ят уйлар юк, бары тәвәккәллек һәм кушкан эшне тиешенчә башкарып чыгу уе гына. Анда ир-атлар ныгый, тормышның кадерен белергә өйрәнә, туганлыкның, дуслыкның нәрсә икәнен аңлый. Милләт буенча да аеру юк, иң мөһиме – кеше булсын. Бергә булсаң гына җиңәсең дип әйтүче юк, моңа барысы да үзе һәм бик тиз ирешә. 

Ник бардым?
Анда киткәч тә, кайткач та авыр сорау бирүчеләр булды. «Ник бардың?» – диләр. Барганыма бер минут та үкенмәдем. Минем кебек яшьтәгеләр анда аз иде – егетләрнең күңелләрен күреп, аңлап, сөйләшеп, ярдәм итеп тордым. «Син безнең әти кебек», – ди торганнар иде. Бик җитди мәсьәләләрдә киңәшләшкән, беркемгә дә сөйләмәгән серләрен ачкан, иңемә башларын куеп елаган вакытлары да булды. Бер елда өч мунча төзедем, яңа урынга күчкән саен мунча салдык. Суларны көйләдем, ашарга пешердем, кер юдым. Эш коралларын барлап тордым. Егетләрнең үзләрен дә күп нәрсәгә өйрәттем, белгәннәремне аңлаттым. Китәр алдыннан алты блиндаж төзедем. Кышка бөтен шартларны булдырып, тыныч күңел белән кайтып киттем. 

Ут сызыгында да өеңне уйлыйсың
Психологик халәт турында аерым әйтәсем килә. Билгеле бер вакыттан солдатлар стресс кичерә. Арыйлар, иптәшләре үлә, юеш, пычрак... Гаиләсендә берәр нәрсә килеп чыгарга мөмкин. Шундый вакытларда кешегә терәк булу, ярдәм итү кирәк. Малайларның үзләренә сиздермичә генә эшли идем моны. Бик кыю, оста сугышчы булса да, гади генә сорауларга җавап таба алмаганнар бар. Ипотека, кредитлар, йорт салу, җир алу турында сорыйлар иде – белгәннәремне аңлатам. Аерылышу-аерылышмау турында да, хатыны, йөргән кызы, балалар турында да. Берсен дә көлкегә алмыйча, яхшы сүзләр табарга тырыша идем. Кеше күрмәгәндә эчләрен бушаталар иде. Тыңлагач бик нык күңелләре була. Сугыш ул шундый нәрсә – ут сызыгында да өеңне уйлыйсың. 
Сугыш ул автоматтан ату гына түгел. Ашарга пешерү, кием юу, техниканы карау, ремонтлау, утын әзерләү, маскировка әзерләү, артиллерия коралының торбасын чистарту да. Бу бик зур эш, аны кызуда да, яңгырда да суыкта да эшләргә кирәк. Ә, әйтик, маскировка ясамасаң, килеп шартлатып китәләр. Яз көне блиндаж өстендәге туфракка яшел төс бирү өчен бодай чәчкән вакыт та булды. Тылдан җибәргән маскировка челтәрләре дә бик нык кирәк. 

Югалтулардан күңел ката
Минем өчен иң авыры югалтулар булды. Андый вакытта егетләр истерикага бирелми, кайгысын тышка чыгармый. Беркем дә сөйләшми, шул гына. Берсендә шулай иптәшләрне югалтып кайткач, кич ашарга утырдык та башны түбән иеп утырабыз. Тынлыкны бозып: «Иртәгә эшкә барырга көч җыярга, ашарга кирәк, егетләр», – дигәч кенә кузгалдылар. Ә соңыннан авыр хәбәрләргә ияләшәсең. Әйе, нык авыр, күңел ката. Һәр югалту күңелеңнең бер кисәген алып ташлаган кебек.

Контракт буенча хезмәт итүчеләр патриотмы?
Акча түләгәч, контракт буенча китү патриотлык түгел диючеләр белән килешмим. Һәрбер эш өчен түләнә. Әйтик, азык-төлек ташучы курьерлар, әнә, 200 мең сум хезмәт хакы ала икән. Ә ил саклаучылар үз гомерен куркыныч астына куеп эшләгәндә шуның кадәр бәяләнүгә лаек түгелмени? Аларның бит монда гаиләләре кала, бәлки хәл ителмәгән торак яки башка мәсьәләләре бардыр. Акча кешенең патриотик хисенә начар тәэсир итми дип саныйм. 
Хәрби хәрәкәттә катнашучыларга махсус СВО картасы – ветераннар өчен электрон кенәгә бирәләр. Аны банк картасы кебек кулланырга да була. Җәмәгать транспортында бушлай йөрү, фатир өчен түләүләргә ташлама кебек мөмкинлекләр, өстәмә түләүләр дә каралган. 
Көтмәгән идем, шулай да ике медаль бирделәр. Берсе Сватоводагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан өчен – «За боевые отличия», икенчесе – Жуков медале, Авдеевкадагы бәрелештә катнашкан өчен.

«Кайчан сугыш бетә?»
Армия хезмәтеннән соң кулга автомат тотканым юк иде, СВОга бару белән искә төште. Анда, гомумән, тиз өйрәнәсең. Кеше бер-ике атнада тәҗрибәле солдатка әйләнә. Авыр үзләштерүчеләр дә бар, билгеле. Мин снарядларны китереп, тартмалардан бушатып, корып торучы (заряжающий) идем, шулай ук төнлә коралларга, көндез дроннарга каршы күк сагында тордым. Техник яктан яхшы тәэмин иттеләр – тепловизорлар, һава оборонасы техникасы да бар иде. 
Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә. Кешеләр «Кайчан сугыш бетә?» дип сорый. Ул үзеннән-үзе туктамый. Аның өчен без халыкның катнашуы кирәк. Әйе, озакка сузылды, арыдык. Тик нәкъ менә хәзер көчле, бердәм удар ясасак, без туктатабыз. Батыр йөрәкле егетләр, абыйлар! Андагы егетләр ярдәм көтә. Без җиңүгә барып җитәргә тиеш!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев