Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәрби операциягә киткән Чаллы солдатлары ни хәлдә микән?

Чаллы җитәкчесе һәм комиссариат башлыгы танк училищесына барып кайттылар.

Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев, Үзәк һәм Автозавод районнары комиссариаты башлыгы Рәшид Ильясов Казанда урнашкан танк училищесы полигонына барып кайттылар. Алар мобилизацияләнгән ир-егетләребезнең ничек урнашуын карап чыкты, өйрәнүләрдә катнашучы солдатлар белән аралашты. 

“Без шәһәр мэры Наил Мәһдиевтан һәркайсына 20 мең сум һәм кирәк-яраклар тутырылган капчыклар тапшырдык. Аралаштык. Хезмәт хакларын саклап калу, үзләренә һәм гаиләләренә нинди ярдәм күрсәтеләчәге турында сөйләдек. Илебезне саклап, исән-сау йөреп кайтуларын теләдек. Без аларны көтәбез”, - диде Илья Зуев.   

Исегезгә төшерәбез, Чаллыдан хәрби операциягә 400 шәһәрдәшебез китте. Беренче агымда барлыгы 1200 кеше чакырылачак, дип белдергән иде Чаллы мэры Наил Мәһдиев. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби хезмәт