Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әнәс Фәйрушин: «Мәдәнияттә дә тәртип булырга тиеш»

Кайчакта югары дәрәҗәдәге концертларда залдагы буш урыннарны күреп күңел әрни. Хәзер халыкның зәвыгы үзгәрде, күбрәк шоу - тамашага, кызык карарга йөриләр.

Чаллыда зыялы, сокландыргыч тормыш юлы үткән, күпләргә үрнәк шәхесләр күп. Шундыйларның берсе – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әнәс Фәйрушин.  Ул 27 ел Чаллының 2нче музыка мәктәбе директоры булып эшләде. Татар халык һәм композиторларыбыз әсәрләрен халыкка җиткерү максатыннан, балалар музыка мәктәпләре укытучыларыннан  «Яран гөл» җыр ансамбле оештырды. Бүгенге көндә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының хормейстеры. Әнәс Батыр улы белән очрашып, әңгәмә кордык.  

«Туйганчы ипи  ашый алмадык»

–  Фәйрушиннар нәселе элек-электән Актаныш районы Такталачык авылында яшәгән. Ә мин Башкортстанның Краснокама районында туганмын. Әти-әнием биш бала белән авылдагы яхшы йортларын калдырып, Агыйделнең икенче ягында урнашкан авылга бәхет эзләп киткән булган. Әти балалар укыткан,  колхозда хисапчы булып эшләгән. Аннары Бөек Ватан сугышы башланган. Әти сугышка киткән. Әнигә биш бала белән тормыш итү бик авыр булган. Ачлык, ялангачлык. Хәзер күз алдына китерү дә кыен, 12 яшьлек абыем ат җигеп сабан сөргән. Миннән алда туган апам ачлыктан үлгән. 

Әти сугышта яраланып, госпитальдә дәваланганнан соң авылга  кайтып, ярты ел  гаиләсендә яши.  Шуннан соң мин туганмын. Әти кабат сугышка киткән. Әнинең тормышы кыенлашкач, үгез җигеп әйберләрне төяп, Агыйдел аша безне туган йортка алып кайткан. Миңа ул вакытта 8 ай булган. Без киткәч, йортыбызда Мәскәү камалышыннан килгән кешеләр яшәгән. Алар утынга урманга барып тормаганнар, коймаларны, читәннәрне, хәтта идән такталарын ягып көн күргәннәр.  Сугыштан соңгы елларда бик авыр яшәдек. Туйганчы ипи  ашый алмадык. Күп сөт бирә торган кызгылт төстәге сыерыбыз бар иде. Әни безгә бер телем ипи биреп: «Ипине аз кабыгыз, сөтне күбрәк эчегез, тамагыгыз туяр», – дия иде. Алабута ипиен, какы, юа, кузгалак ише үләннәрне күп ашадык. Ачлы-туклы яшәп витаминнарны күп җыйганбыз күрәсең, мин хәзер дә грипп ише авыруларга бик бирешмим әле, Аллаһка шөкер. 

– Музыкага, сәнгатькә мәхәббәт кемнән килде?

– Без 7 бала үстек. Сәнгатькә мәхәббәт әниебез ягыннан килгән. Ул тальян гармунда хатын-кызларга гына хас моң белән уйный иде. Тын гына  җырлап ашарга пешергән чаклары да хәтеремдә калган. Минем абый-апаларым, энекәшләрем барсы да  нинди дә булса уен коралында уйный, җырга да осталар.  Әниемнең абыйсы Бөек Ватан сугышында катнашкан, ике Кызыл Йолдыз ордены алган, Берлинга кадәр барып җиткән. Җимерелгән немец ресторанында скрипка табып алып кайткан. Ул скрипкада үзе уйнап,  халык  җырларын искиткеч аһәң белән җырлый иде. Мин дә үзлегемнән скрипкада, хромкада, мандолинада уйнарга өйрәндем, мәктәп концертларында җырладым. 10нчы сыйныфны тәмамлагач, бер газетада Казан Дәүләт педагогия институтында музыка факультеты ачыла дигән белдерүне күрдем дә, шунда юл тоттым.

– Сезнең Казанда калу мөмкинлеге дә булган бит.

– Миңа андый тәкъдим ясадылар. Әмма мин «распределение» белән Минзәлә педагогия училищесына эшкә кайттым. Әлеге уку йорты ул чакта бик данлыклы иде. Аннан бик күп язучылар, сәнгать кешеләре чыккан. Биредә төп программадан тыш, музыкаль белемгә дә игътибар зур, һәр студент берәр музыка уен коралында уйнарга, музыка грамотасына өйрәнә, хорда җырлый иде. 
7 ел Минзәләдә эшләдем. Булачак тормыш иптәшемне дә шунда таптым. Аннары без Казанга күчәргә булдык. Казан педагогия училищесында эшләгәндә Чаллының ул чактагы башкарма комитет рәисе урынбасары Гөлсабира Хәкимова мине автокалага мәдәният үсешенә өлеш кертергә чакырды. 

1980-90 елларда Чаллыда Сабан туйлары «Җыр бәйрәме» белән башланып китә иде. Меңәрләгән кешелек хорда төрле һөнәр ияләре – Камаз заводларында эшләүчеләр, укытучылар, тәрбиячеләр, сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләр, сатучылар, студентлар, укучылар һ.б. бар иде. Мин бәйрәмнәрнең баш хормейстеры-дирижеры идем. Мондый бәйрәмнәр 12 еллап дәвам итте. Меңәрләгән кешенең бер трибунага басып, бер үк җыр җырлап, бер үк хис белән януы мәйданда кабатланмас көч-энергетика тудыра иде. Хор, җыр сәнгатен яратуым миңа бервакытта да тыныч кына өйдә утырырга ирек бирмәде.Төп эшемә параллель рәвештә кичләрен «Энергетик»  мәдәният сараенда 10 ел татар хорын җитәкләдем.  Коллектив «Халык хоры» исеме алды. Аннан соң 7 ел Камаз мәдәният сараенда татар хорын җитәкләдем, ул да «Халык хоры» исеменә лаек булды. Бик күп Республика конкурсларында катнашып лауреат исеме алдык. Казан телевидениесендә чыгышлар, радио фондына язмалар ясадык.  27 ел 2 нче музыка мәктәбе директоры булып эшләдем. Шәһәр музыка мәктәпләре укытучыларыннан «Яран гөл» җыр  ансамбле оештырдым. Ул инде быел 23 нче сезонын дәвам итә.  

Легендар Гөлсабира Мәхмүтовна бөтен тормышым буена миңа ярдәм итте. Урыны җәннәттә булсын. 

«Кәефсез кешенең күңелен күтәрә ала иде» 

– Әнәс Батырович,  сез милләтебезнең күренекле шәхесләре белән аралашып яшәгәнсез...

– Әйе, Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин, Җәүдәт Фәйзи (Фотода 1968 ел), Заһид Хәбибуллин, Әнвәр Бакиров кебек күренекле композиторлар, Риза Ишморат һәм башка язучылар белән  аралашып яшәдем. Җәүдәт Фәйзи «Әй, тыр- дыр, там-там» дигән җырын Актаныш районы Такталачык авылында 1952 елда Шәйхаттар бабайдан язып алган.  Сабан туйларында Шәйхаттар бабай иртәдән кичкә кадәр гармунда уйный, күзеңә карап җыр чыгара, әмма үзе бик кырыс кеше иде.  1968 елның июнь аенда без Минзәлә мәдәният йортында Җәүдәт Фәйзи белән ике көн буена очрашу кичәләре уздырдык. Минем кайдан икәнемне ишеткәч Җәүдәт абый Шәйхаттар бабайны искә төшерде.  Июль аенда авылга печәнгә кайткач, Агыйдел  яры буенда Шайхаттар бабайны очраттым,  аңа Җәүдәт абыйның сәламен тапшырдым. Ул тагы  да җанланып китте. «Син аны күрдеңме, улым? Бик әйбәт кеше иде ул! Тагын килсен әле, минем яңа  куплетларым, җырларым бик күп!  Тукта әле. Кара айгырны алып чыгыйм», –  дип куышка кереп китте, ыңгыраштырып нәрсәнедер өстерәп чыгарды. Кара айгыр дигәне гармун булып чыкты. Шуннан соң Шәйхаттар бабай Агыйдел ярына аякларын салындырып утырып гармунда уйнады, яңа куплетларын җырлады. Узып китүче пароходлардан халык кул болгап калды.   

Сара Садыйкова белән танышканда аңа 60 яшьләр тирәсе иде. 1966 елның июнендә  Минзәлә мәдәният йортында  аның белән очрашу- концертлары оештырдык. Ә икенче елны  аның белән Минзәлә һәм Актаныш районнарында очрашу- концертлар белән йөрдек. Ул чагында инде аның композитор буларак  иҗаты чәчәк ата башлаган чор иде, яңадан- яңа җырлары туа торды. «Дөнья матур, дөнья киң», «Арча кичләре», «Актаныш таңнары», «Беренче мәхәббәт», «Балкый Шәйморза утлары» кебек җырлары халык арасында бик тә  популяр иде.   Ул миңа үзенең тормышы турында сөйләде, серләрен бүлеште. Тормышында гаять күп авырлыклар кичерсә дә, Сара апа бик күңелле кеше иде. Бервакыт автобуста барганда: «Әнәс, синең фамилияң сирәк очрый торган.  Итальянча ничек булыр иде икән?» –  дип сорады да, үзе үк җавап та бирде: «Файрушини»! Ул теләсә нинди кәефсез кешенең күңелен күтәрә ала иде. 

Мин белгәндә ул ТАССРның атказанган артисты иде, әмма аның композиторлык талантын (халык аның җырларын яратып башкарса да) профессиональ  берлекләр танырга теләмәгән. Соңрак аңа ТАССРның халык артисты һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе исемен,  ә вафатыннан соң республиканың Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясен бирделәр.  

– Сезгә Рөстәм Яхин җырын да биргән бит әле. Ул ниндирәк композитор иде?

– Рөстәм Яхин белән мин беренче тапкыр Минзәләдә эшләгәндә очраштым. Ике көн мәдәният йортында аның белән очрашу-концертлары  оештырдык. Ул җырчылар Эмиль Җәләлетдинов, Галина Петрусева, Хәдичә Гыйниятова белән килгән иде. Миңа да композиторның үзенең рояльдә уйнавына кушылып ике җырын җырлау бәхете тиде. Казан педагогия училищесында эшләгәндә Рөстәм Яхин белән еш аралаштык. Ул әнисе белән генә тора иде. «Әни чит кешене кабул итә алмый», – дип әнисе вафат булгач кына өйләнде. Әнисен бала караган кебек тәрбияләп, соңгы юлга озатты. 

1975 елның кыш иде бугай. «Хәлләрегез ничек, Рөстәм абый?» – дип өй телефоныныа шалтыраттым. «Яңа җыр яздым, кил әле», –  диде. Бардым. Рояль артына утырып өр-яңа җыр уйнап күрсәтте. Бу Мостафа Ногман сүзләренә язылган «Киек казлар китә», – дигән җыр иде. Аның ноталарын ул миңа күчереп алып җырларга рөхсәтен бирде. Бүген инде бу җыр классик әсәргә әйләнде, күп җырчыларның репертуарын бизи. Аны кем язганын, кайчан язылганын белмәүчеләр дә бар. Рөстәм абый җырларының һәр нотасын ювелирларча дөрес, төгәл башкаруны таләп итә иде. Кайбер яшь җырчылар арасында композиторның җырларын  артык мелизмнарга, бизәкләргә мавыгып, кайбер интонацияләрен үзгәртеп җырлаучылар да бар. Композитор моны хупламас иде. Шуңа күрә сагырак, төгәлрәк булсыннар иде диясем килә.

Спектакльләрдә тере тавыш белән генә җырлыйлар

– Театр белән эшчәнлегегез кайчан башланды?

–  1995 елда Чаллы татар дәүләт драма театрына композитор Заһир Исмәгыйлевның «Кодача» спектаклен чыгарырга ярдәм итәргә чакырдылар. Хор оештырып, артистларга тавыш куярга кирәк иде. Шөкер, «Кодача» уңышлы гына килеп чыкты, тамашачылар аны яратты, күп еллар театр репертуарында булды. Шуннан бирле театр белән дуслыгыбыз дәвам итә. 

– Театр артистлары белән эшләү авырмы?

– Иҗат кешеләре белән эшләү кызыклы. Алар бик теләп дәресләргә йөриләр, яңалыкка омтылалар. Беркайчан җырламаган актер да җырлый башлый. Спектакльләрдә тере тавыш белән генә җырлыйлар.  «Хуш, Агыйдел», «Яшь йөрәкләр», «Яратылмый калган ярлар» спектакльләрендә хор белән матур җырлар яңгырады. Мин татар халык җырлары белән спектакльләрне бизәргә тырышам. Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов моны хуплый. 

«...Буш урыннарны күреп күңел әрни»

– Әнәс Батырович, хәзер хорга ихтыяҗ бармы?

– Минзәләдә эшләгәндә Сабантуйлар һәрвакыт  «Җыр бәйрәм»нәре белән ачылып китә иде. Бу эшне Гөлсабира  Хәкимова белән Чаллыда  дәвам иттек. Ул чорда хорга игътибар зур, халык та хор чыгышларын ярата иде. Мәшһүр җырчыбыз Әлфия Авзалованың Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән башкарган «Кәккүк»ге күңелләргә кереп утыра бит?!  Хор – җаннарны айкый торган аерым сәнгать, аерым жанр. Солтан Габәшиләр, Салих Сәйдәшевлар, Мансур Мозаффаровлар, Александр Ключаревлар һ.б. хор өчен махсус әсәрләр язганнар. 
Бүгенге көндә профессиональ коллективлар:   Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстанның камера хоры, Айдар Фәйзерахманов җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле уңышлы эшли. Әлеге коллективлар татар халык җырларын һәм  композиторлар әсәрләрен югары дәрәҗәдә башкаралар, онытылган җырларны эзләп табып, халык күңеленә кире кайтаралар. Кайчакта  югары дәрәҗәдәге концертларда залдагы буш урыннарны күреп күңел әрни. Хәзер халыкның зәвыгы үзгәрде, күбрәк шоу - тамашага, кызык карарга йөриләр.  

–  Зәвыкны ничек күтәрергә соң?

–  Мәдәният өлкәсендә тәртип урнаштырырга кирәк. Элек композиторлар үзләренең җырларын  җырчыларга бушка биргән. Хәзер акчага саталар. Салават Фәтхетдинов бер әңгәмәсендә: «Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров репертуарындагы җырларны туплап китап чыгарырга һәм аларны җырчыларга бушлай таратырга кирәк», – дигән фикер әйткән иде.  Бу бик дөрес фикер. Әмма бу эш белән шөгыльләнүче  әлегә күренми. 

Моң иясе, композитор Луиза Батыр-Болгариның «Мин сине шундый сагындым», «Су буенннан әнкәй кайтып килә» кебек көчле җырлары бик күп. 1988 елда «Язгы моңнар» исемле җыентыгы чыкты.Шуннан соң бер җыентыгы да дөнья күргәне булмады. Нигә соң һаман да  аның белән килешү төзеп, тагын җыентык чыгарып, җырларын җырчыларга таратмыйлар? Мәдәниятны үстерү буенча махсус фонд та бар түгелме соң? Тел үстерәбез дип бик күп чаралар үткәрәбез. Ләкин Тукаебызның сүзләрен дә истән чыгармаска кирәк, ул бит: «Җырлар сөймәкемдән миндә туган телебезне сөю туды», дигән.

Бәйгеләр, фестивальләр турында

Бәйгеләр үтә, хөкүмәт тарафыннан акча бүлеп бирелә. Кайда соң ул җырлар? Нигә аларны туплап җыентык чыгармыйлар.  «Үзгәреш  җиле» фестивалендә яңгыраган җырларның фонограммасын да чыгарабыз дигән иделәр, алар кая? Акчаны үзләштерәләр, эшне тиешенчә эшләмиләр. 

 Ә «Үзгәреш җиле»н «Үзгәртеш җиле» димен. Чөнки анда, гомумән алганда, татар халык җырларын һәм башка популяр җырларны үзгәртеп җырлау, «мөгез» чыгару белән шөгыльләнәләр. Халкыбыз җырлары үзләренең асылын югалта кебек. Бер генә  яңа җыр ишеткәнем булмады дисәм дә ялгышмам.  Минем өчен Артур Исламов белән Эльза Заяри башкаруындагы Рөстәм Яхинның «Без барыбер бергә булырбыз» дигән җыры тыңлап туймаслык. Менә шундый яхшы эшкәртелеп, чын профессиональ югарылыкта башкарылган җырлар күбрәк булсын иде.  Композиторны яхшы белгән кеше буларак әйтә алам, Рөстәм Яхин бу җырының башкаручыларын бик тә хуплар иде кебек. 
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйбәт фикер әйткән иде, әмма аны тиешенчә тормышка ашырмадылар әле. 

«Болгар» радиосының милли премиясенә җырчыларны ничек сайлыйлар икән? Бер җыр җырлаталар да, «Безнең йолдыз» диләр. Җырларның сыйфатына, интонацияләрнең яңалыгына, ритмның төрлелегенә игътибар итеп бетермиләр. Күп җырларда бер-берсенә охшаш алымнар сизелеп тора. Минем өчен  Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Фәридә Кудашевалар чын  йолдызлар. Алар еллар буе халыкка хезмәт итеп,  җырларны йөрәкләргә үтәрлек итеп башкарып, йолдыз дәрәҗәсенә күтәрелделәр һәм шул биеклектә калдылар. Бер сольный концерт та куймаган җырчы мәртәбәле исемгә дә лаек түгел, йолдыз да түгел. Кызганыч, андыйлар сәхнәләрне басып алды.  

/Олег Спиридонов фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

14

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният театр Шоубизнес