Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хуш киләсең, Кара Су Куяны елы! - еллык йолдызнамә

Куян (яки мәче) – йомшак, назлы һәм бик нәзберек җан иясе. Ул кемгәдер зыян китерергә сәләтле түгел. Куян елыннан нәрсә көтәргә соң? Әлбәттә, игелек, романтика, аралашу, гаилә бәхете. Быел гаилә конфликтларына кермәскә тырышыгыз, киресенчә, кадерле кешеләр белән аралашуны беренче планга куегыз. Быел нәкъ менә якыннарыгыз белән мөнәсәбәтләргә аерым игътибар бирергә кирәк. Куян – ул гаилә символы. Күбрәк гаиләгез белән булыгыз.

Күсе (1924, 1936, 1948, 1960, 1972, 1984, 1996, 2008, 2020 елда туучылар). Куян елы бәхетле булачак. Күп өлкәләрдә профессиональ үсеш һәм тормышны яхшырту өчен мөмкинлекләр туачак. Эштә уңышка ирешү өчен сез яңа өлкәләргә өйрәнергә тиеш. Сезнең үзегезне һәм сәләтләрегезне күрсәтү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылачак. Бу ел сезнең өчен материаль яктан уңышлы булыр. Сезнең керемнәрегез артачак. Шәхси тормышыгызга килгәндә – мөнәсәбәтләрне гармониягә китерү өчен бөтен мөмкинлекләр булачак. Ялгыз булсагыз, мәхәббәтегезне очратырсыз. 

Үгез (1925, 1937, 1949, 1961, 1973, 1985, 1997, 2009, 2021 елда туучылар). Бу елда туганнарны иң элек эштә һәм карьерада үзгәрешләр көтеп торачак. Елның икенче яртысы профессиональ эшчәнлек өчен уңайлырак. Сынаулардан соң куйган тырышлыгыгыз аркасында сез үз максатларыгызга ирешә аласыз. Ел финанс ягын яхшыртачак. Сез яңа, кызыклы кешеләр белән яңа проектлар башларсыз. Бу ел яңа романтик танышулар һәм мөнәсәбәтләр башлау өчен бик уңышлы.

Юлбарыс (1926, 1938, 1950, 1962, 1974, 1986, 1998, 2010, 2022 елда туучылар). Ел сезне уңышлары белән озата барачак. Бу ел максатларыгызны тормышка ашыру өчен бер трамплин булырга мөмкин. Ләкин эштә һәм карьерада кыенлыклар да килеп чыгуы ихтимал. Мөһим карар кабул иткәнче барысын да әйбәтләп уйларга кирәк. Быел стратегик планлаштыру һәм яңа проектларны җентекләп әзерләү өчен мөһим. Максатларыгызга ирешү өчен сезгә тагын да күбрәк эшләргә туры киләчәк. Ел ахырында сезнең тырышлыгыгыз юкка китмәс – бүләк алырсыз.

Мәче (Куян) елы (1927, 1939, 1951, 1963, 1975, 1987, 1999, 2011, 2023 елда туучылар). Куян елында туган балалар өчен бу ел бик мөһим булачак, чөнки ул язмышка бәйле карарлар кабул итү, тормышның күп өлкәләрендә яңарыш елы. Үсешегезгә һәм алга баруыгызга нәрсә комачаулавын ачыклау өчен яхшы вакыт. Бу яңа эшләргә тотыну, проектлар башлау һәм күптән уйланган планнарны тормышка ашыру өчен яхшы ел. Финансларга килгәндә, хәзер булганны югалтмаска кирәк. Планлаштырылган чыгымнар да читтә калмый. Шәхси мөнәсәбәтләр яңарту көтә. Ялгызларга мәхәббәтләрен очратырга мөмкинлек ачылачак.

Аҗдаһа (1928, 1940, 1952, 1964, 1976, 1988, 2000, 2012 елда туучылар). Аҗдаһа елында туганнарга быел шактый авырлыклар кичерергә туры киләчәк. Ләкин ахыр чиктә үз максатларыгызга ирешергә омтылганда зирәклек һәм сабырлык күрсәтеп, барлык сынауларны җиңә алырсыз. Эштәге проблемаларны чишәргә сезгә дуслык һәм хезмәттәшлек ярдәм итәчәк. Ел дәвамында керемнәр тотрыклы булачак. Шәхси тормышта бер ел эчендә үзгәрешләр булачак, ләкин алар һәрвакытта да күңелле булмаска мөмкин.

Елан (1929, 1941, 1953, 1965, 1977, 1989, 2001, 2013 елда туучылар). Гомумән, бу ел тормышның барлык өлкәләрендә дә уңай булачак. Ләкин кайбер сынаулар да булырга мөмкин, аларны сез зирәклек һәм түземлек белән җиңә алырсыз. Карьерада барысы да шома гына бармаска да мөмкин, ләкин сез тынычлык саклап, зур эш башкарып, яхшы нәтиҗәләргә һәм танылуларга ирешә аласыз. Шәхси тормышка килгәндә, якыннарыгыз белән бәхәсләшмәс өчен түземлек күрсәтегез.

Ат (1930, 1942, 1954, 1966, 1978, 1990, 2002, 2014 елда туучылар).  Ат елында туганнар өчен бу ел тынычсызрак үтәр. Ләкин авыр проблемаларны уңышлы гына чишәргә мөмкинлекләр тудырылачак. Эштәге авырлыкларга карамастан, сез зур тырышлык белән лаеклы танылуга ирешә аласыз. Быел эш буенча коллегаларыгыз белән катлаулы мөнәсәбәтләр килеп чыгарга мөмкин, алар ягыннан көнләшү дә читтә калмый. Шулай ук сак булыгыз, үз акчаларыгыз белән үзегез эш итегез. Теләсә нинди эшкә тотыныр алдыннан җиде тапкыр уйлагыз, аннары гына мөһим карарлар кабул итегез.

Кәҗә (Сарык) елы (1931, 1943, 1955, 1967, 1979, 1991, 2003, 2015 елда туучылар). Бу ел, гомумән алганда, бик уңайлы булачак. Кәҗә елы сезгә тормышыгызның барлык өлкәләрендә дә чагыштырмача тотрыклылык китерәчәк. Карьерагызда барысы да уңай булачак, сезгә җитәкчеләр, абруйлы кешеләр ярдәм итәчәк. Моннан тыш, быел сезне бик күп кызыклы яңа танышулар көтә. Сез яңа проект яки яңа бизнес башлый аласыз. Ялгыз кешеләргә потенциаль партнерларга карата игътибарлы булырга кирәк, алар арасында, һичшиксез, сезгә ошаган кеше булачак.

Маймыл (1932, 1944, 1956, 1968, 1980, 1992, 2004, 2016 елда туучылар). Ел бик киеренке булырга мөмкин. Конфликтлардан саклану өчен хезмәттәшләрегез белән аралашканда артык эмоциональ булмаска тырышыгыз. Сез үткән хаталарыгыз турында уйланырга һәм аларны кабатламас өчен бик күп тырышырга тиеш. Шуннан соң гына сез яхшырак нәтиҗәләргә ирешә аласыз. Финансларга килгәндә, бу ел иң яхшысы дип исәпләнә. Ләкин ничек кенә булмасын, акчагызны сак тотарга өйрәнегез. 

Әтәч (1933, 1945, 1957, 1969, 1981, 1993, 2005, 2017 елда туучылар). Быел сезнең эшегездә һәм карьерагызда авырлыклар, ниндидер киртәләр булуы бар. Сез хәтта быел эшсез калырга да мөмкин яисә табышыгыз кимиячәк. Ләкин мәхәббәт һәм туганнар-дуслар арасында мөнәсәбәтләрдә бу ел бәхетле булырга вәгъдә итә. Эштә күбрәк сабырлык күрсәтегез һәм яңа дуслар табыгыз. Дуслар һәм фикердәшләр сезгә эшлекле мәсьәләләрне хәл итәргә булышачак.

Эт (1934, 1946, 1958, 1970, 1982, 1994, 2006, 2018 елда туучылар). Бу ел бик күп эмоцияләргә, хис-кичерешләргә бай булачак. Ләкин ял итү мөмкинлеге барлыкка килмәскә мөмкин. Эштә сез бик продуктив һәм актив булырсыз. Хезмәттәшләрегез белән тыныч һәм дус булыгыз, сез бәхәсләрдән һәм кирәксез конфликтлардан кача аласыз. Финанс ягына килгәндә, сак булыгыз һәм авантюраларга кермәгез. Шәхси тормышта быел барысы да уңай булачак. Ялгызларны исә яңа мөһим танышулар һәм матур роман көтә.

Дуңгыз (1935, 1947, 1959, 1971, 1983, 1995, 2007, 2019 елда туучылар). Бу ел тормышның барлык өлкәләре өчен дә уңышлы булыр дип көтелә. Юлыгызда барлыкка киләчәк яңа мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска кирәк. Карьерада һәм эштә барысы да уңай үсеш алачак. Быел сез башка билгеләргә караганда да бәхетлерәк булырсыз. Ялгызлар, һичшиксез, үз парларын табар. Аеруча кайгыртыр нәрсә – ул сәламәтлек. Юк-барга игътибар итмәгез! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев