Яңа акчалар әзер
Русия Банкының директорлар советы 200 һәм 2000 сумлык банкнотларга нинди шәһәрләрнең сурәтләрен кую турында карар чыгарды. 200 сумлык акчада Севастополь символлары булачак- бер ягында баткан корабларга куелган һәйкәлнең сурәте,
икенче ягында- Херсонес Тавричинский. 2000 сумлык акчада Ерак Көнчыгышның танылган урыннары булачак- Русский утравына күпер һәм Амур өлкәсендәге "Восточный" космодромы. Әлеге төр акчалар әйләнешкә 2017 елның азагында чыгарылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев