Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа балалар бакчасы ачылачак

Балалар бакчасында ясле төркеме дә эшләячәк

Бүген Татарстанның Балык Бистәсе районы Биектау авылында «Кояшкай» яңа балалар бакчасы ачылачак. Ул 50 урынга исәпләнгән. Тантаналы чарада республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашачак. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Балалар бакчасында ике төркем булачак, берсе бер яшьтән өч яшькә кадәрге балалар өчен, икенчесе өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен», — диделәр министрлыкта.

Бинаның беренче катында бер төркем, азык-төлек блогы, медицина блогы, кер юу бүлмәсе һ.б урнашкан. Икенче катта тагын бер төркем бүлмәсе, музыка залы, балалар бакчасы мөдире бүлмәсе, логопед һәм техник биналар каралган. Балалар бакчасында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен лифт бар.

Мәктәпкәчә учреждение территориясендә балаларга уйнау өчен күләгәле урыннар әзерләнгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев