"Яңа дулкын" фестиваленең бер көнендә татар музыкасы яңгыраячак
Быелның җәендә Казанда "Новая волна" халыкара музыка-җыр фестивале үтәчәк.
Бу дөньякүләм популяр музыка бәйрәмен башкалабызда үткәрү буенча фестивальне оештыручы композитор Игорь Крутой һәм республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов килешүгә кул куйган иделәр. Быелның июль аенда булачак җыр-моң бәйрәме бик күп илләрдән башкаручыларны гына түгел. туристларны да үзенә җыячак. Инде фестивальгә әзерлек башланган. " Яңа дулкын"-"Новая волна" ның бер көне татар җыр-музыкасына багышланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев