Яңа ел кичендә шәһәрдәшләребез һәм Чаллы кунакларын нинди бәйрәм программасы көтә?
Төп бәйрәм программасы "Азатлык" мәйданында кичке 8дә башлана
20.00 - "Азатлык" мәйданында "Яңа ел йолдызы балкышы" музыкаль программасы кысаларында Чаллы солистлары һөм иҗат коллективлары чыгышы
21.50 - шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлавы
22.00 - бәйрәм салюты, аннан соң бию программасы
23.50 - ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һөм РФ Президенты Владимир Путинның видеокотлавы, аннан соң музыкаль программа дәвам итә.
Яңа ел тамашалары Мәләкәс аръягы, Сидоровка паркы һәм "Энергетик" мәдәният сарае каршында да узачак.
7 январь көнне Раштуа бәйрәме уңаеннан чаралар хакимият бинасы каршындагы "Азатлык" мәйданында һәм "Энергетик" мәдәният сарае янында оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев