Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа ел төнендә Чаллыда полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләре тәртип саклаячак

Чаллыда Яңа елда бәйрәм мәйданчыкларында куркынычсызлык чаралары көчәйтеләчәк. Хәзерге вакытта җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү белән бәйле әзерлек һәм оештыру чаралары комплексы үткәрелә. Башкарыла торган эш турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча Идарәсенең полиция башлыгы Михаил Чекмарев сөйләде.

31 декабрьдән 1 гыйнварга кадәр шәһәрнең үзәк чыршысы янында җәмәгать тәртибен һәм куркынычсызлыкны саклауга 200гә якын полиция һәм Росгвардия хезмәткәре  җәлеп ителәчәк. Шәһәрдә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын 16 ЮХИДИ экипажы тәэмин итәчәк.
Моннан тыш, белгеч-кинологлар һәм саперлар гражданнар күпләп җыела торган урыннарны шартлаткыч матдәләр һәм җайланмалардән кисәтү максатыннан тикшерәчәк.
Раштуа төнендә дини йолалар уздыру урыннарында җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү өчен 40 полиция хезмәткәре җәлеп ителәчәк.
20 декабрьдән башлап барлык белем бирү учреждениеләрендә (мәктәп, лицей, гимназия) Яңа ел чаралары үткәрү планлаштырылган. Бу чорда җәмәгать тәртибе һәм балалар куркынычсызлыгы торышын балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр хезмәткәрләре, полиция участок вәкилләре, шулай ук иҗтимагый хокук саклау оешмалары әгъзалары күзәтәчәк.
Киләсе бәйрәм көннәрендә җәмәгать тәртибен саклау өчен өстәмә рәвештә шәхси сак хезмәте оешмалары хезмәткәрләре, муниципаль хезмәткәрләр, «Форпост» яшьләр берләшмәсе әгъзалары җәлеп ителәчәк.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшлекле дүшәмбе