Яңа елга аяк басканчы эшләнергә тиешле иң мөһим 5 эш
Яңа ел ул – балачакка алып кайта торган бәйрәм. Төрле-төрле утлар балкытып торган чыршы, табын артына җыелган иң якын кешеләр, әйләнә-тирәдә бәйрәм кәефе – боларның һәркайсы күңелләребездә балалык хисләре уята.
Хәтта Кыш бабай барлыгына ышанып, бер кайчан да чынга ашмастай хыял турында уйлана башлыйсың. Шундый хыяллар тормышка ашсын һәм ел уңышлы булсын өчен, аны яхшы уйлар белән каршы алырга кирәк. 365 биттән торачак яңа китабыгызны беренче битеннән үк матур итеп яза башлагыз.
Яңа елга аяк басканчы эшләнергә тиешле иң мөһим 5 эш:
– Иске әйберләрдән дә арынырга! Башыгыздагы кирәкмәгән уйларны да чыгарып ташларга;
– Кешедән бурычка алган акча яки әйберләрне кайтарырга кирәк. Ипотека белән кредитлар саналмый, дип ышануны дәвам итик;
– Барлык үпкәләрне онытырга һәм үзегез үпкәләткәннәрдән гафу сорарга;
– Ел буе чигереп килгән нинди дә булса бер эшне эшләргә;
– Елга нәтиҗә ясарга һәм киләчәккә план корырга!
Чыганак: shahrikazan.ru
Фото: ачык чыганаклардан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев