Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа елга кергәнче... (опрос)

Яңа елны каршыларга санаулы гына көннәр калды. Сәгать телләре уникене сукканчы кемдер өй җыештыра, кемдер мунча кереп калырга ашыга... Шәһәрдәшләребезнең дә махсус бәйрәм алды йолалары бар микән? Сораштыруыбыз шул хакта.

Айзирә Имамова, 29 яшь, блогер:
– Мин иске әйберләрдән, киемнәрдән котылам. Яңа елга иске белән керергә кирәкми, дип, уйлыйм. Матди бурычларым булса, аларны бирәм. Кемгәдер нидер вәгъдә итсәм, мөмкин кадәр аны үтәргә тырышам. Кыскасы, Яңа елны чиста биттән башларга кирәк. 
Дөррия Ризатдинова, 65 яшь, ТОС җитәкчесе: 
– Традиция буенча бәйрәм алдыннан фатирны тулысынча җыештырып чыгам. Шулай ук ел ахырында бөтен туганнарга, танышларга ел символы бүләк итәм (аны барысы да көтеп тора инде). 30нчы декабрьдә мунчага барабыз. Ә Яңа елны балалар белән «Азатлык» мәйданында концерт карап, арып-талып, шат күңел белән өйгә кайтып каршы алабыз. 
Алия Гатауллина, 32 яшь, хуҗабикә: 
– Без бәйрәм алды көннәрендә һәр кич гаиләбез белән җыелып, Яңа ел турында кино яисә мультфильм карыйбыз. Мәсәлән: «Один дома», «Ирония судьбы или с легким паром», «Операция Ы», «Зима в Простоквашино». Алар күңел күтәренкелеге һәм бәйрәм халәте бирә. 
Зилә Вәлитова, 41 яшь, директор урынбасары:
– Яңа ел алдыннан, әлбәттә өйне җыештырып, күптәннән кулланмаган әйберләрне ташлыйбыз. Бурычлар булса, түлибез. Январь аена кварплатага тиешле булган акчаны алып куябыз. Чөнки акча бетеп тә куярга мөмкин. Туган-тумачаларга кечкенә генә булса да бүләкләр дә алабыз. 
Гөлинә Гусамова, 23 яшь, «Көмеш кыңгырау» газетасы журналисты:
– Үзем Чаллыда торсам да, соңгы биш елда Яңа ел алдыннан һәрвакыт Мамадыш районына кайтам. Анда минем әти-әнием, сеңлем тора. Традиция буенча, бәйрәм алдыннан, 30 декабрь көнне, бергәләшеп пилмән бөгәбез. Ә 31 декабрьдә гадәттә мунча керәбез. Яңа елны гел авылда каршылыйм, анда дуслар, туганнар бәйрәм итү бик күңелле. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: опрос