Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа елны ничек каршыладыгыз? (опрос)

Менә шаулап-гөрләп, күңелдә якты хатирәләр калдырып Яңа ел бәйрәме дә үтеп китте. Шәһәрдәшләребез 2022 елны ничек каршы алды икән соң? Бәйрәмнәре күңелле үткәнме? Сораштырубыз шул хакта.

Энҗе Шиһапова, Татарстанның атказанган артисты:
– Яңа елны традиция буенча әти-әни янында Түбән Камада, барлык туганнарым белән бергә каршы алдым. Әти барыбызга да яңа елга лотерея бүләк иткән иде.  Билетларны кулга алуга куар код аша тикшердек. Миңа 1041 сум акча чыкты. Аны әтиемә бирдем, тагын лотереяләр алсын. Ул лотереягә күп акча отып, без балаларына булышырга тели, теләге тормышка ашсын. Яңа елдан соң исә Чаллыга кайтып, театрыбызда тамашачылар белән очраштык. Казанга кызларыма барып, оныгым Рената белән ял итәргә дә вакыт табылды. 2022 ел бәрәкәтле булып, барыбызга да сөенечле хәбәрләр генә алып килсен иде. 

 

Айрат Суфиянов, язучы:
– Яңа елны хатыным Гөлгенә, улларым Азамат, Марат белән бергә өйдә, матур итеп бизәлгән чыршыбыз янында каршы алдык. Гадәттәгечә бүләкләр бирештек. Хатыным каз пешерде, тәмле салатлар әзерләде. Яңа ел каршылыклы фикерләр белән башланды. Мине Казахстандагы вәзгыять, илдәге тотрыксызлык борчый. Яңа ел барыбызга да сәламәтлек, күңел тынычлыгы алып килсен. Хезмәт хаклары, пенсия артсын иде. 

 

Гөлназ Дунаева, блогер:
– Яңа ел ул гаилә бәйрәме, шуңа күрә без аны балаларыбыз, әнием белән бергә өйдә каршыладык. Ел да 31 көнне безгә чын Кыш Бабай үзенең оныгы Кар кызы белән килә. Ул балаларга бүләк алып килә, алар белән уйный, без дә кушылабыз, әлбәттә. Яңа елга кадәр Доминиканага сәяхәткә барган идек, андагы вакыт аермасы 7 сәгать. Шуңа күрә кабат үз вакытыбызга, режимыбызга кайтырга бик авыр булды. Ял көннәрендә Казанга барып кайттык, анда дусларыбыз яши. Аларда кунак булдык, шулай ук башкалабыз буенча йөрдек. Казанның Яңа ел бизәлешен, чыршысын карадык. Бик күңелле булды. 

 

Ильвир Хисмәтов, риэлтор
– Без быел Яңа елны гаиләбез белән Мисырда каршы алырга булдык. Кызыл диңгез буенда урнашкан кунакханәбездә 31 декабрь көнне махсус бәйрәм кичәсе дә оештырылды. Җырлы-биюле, уен-көлкеле тамаша бик күңелле булды. 
Гомумән, әле беркайчан да бу бәйрәмне диңгездә коенып, кояшта кызынып каршы алган юк иде. Бик кызык икән. 
Тик шулай да, исән-сау булсак, киләсе Яңа елларны мин үз өемдә каршы алыр идем. Хуш ис аңкып торган чын чыршылы һәм кар-буранлы туган ягымда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: опрос