Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ябылу хәбәренә карамастан, Чаллыда McDonald’s эшләвен дәвам итә - ВИДЕО

Тиз туклану рестораннары челтәре җитәкчелеге сүзләренчә, предприятиеләр җитештерү процесслары тәмамланганчы эшләячәк.

Рәсми рәвештә бүген, 14 мартта, ябылу турында хәбәр ителүгә карамастан, Чаллыда McDonald’s эшләвен дәвам итә. Шәһәрдә халкы сүзләренчә, тиз туклану рестораны Sunrise City сәүдә үзәгендә һәм Чаллы проспектындагы «МакАвто»да эшләвен дәвам итә.

Шулай ук McDonald’s бүген Түбән Кама шәһәрендә дә эшен туктатмады. Тиз туклану рестораннары челтәре җитәкчелеге раславынча, предприятиеләр җитештерү процесслары тәмамланганчы эшләячәк. Алар продукция запасы беткәч ябылачак, ягъни бүген яки иртәгә.

Россия территториясендә McDonald’s 850 ресторанын вакытлыча ябу турындагы мәгълүмат 8 мартта чыкты. 14 мартта кафелар челтәре рәсми рәвештә ябылырга тиеш иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев