Яр Чаллы-Казан трассасында юл-транспорт һәлакате теркәлгән
Сәбәбе- һава торышының начар булуы
Кичә Чаллы-Казан автоюлында ике юл-транспорт һәлакате теркәлгән.
Шаһитлар сүзләренә караганда, юл-транспорт һәлакәтеннән соң вакыйга урынына ЮХИДИ хезмәткәрләре экипажы килгән. Соңрак тәртип сакчылары автомобиленә башка автомобиль килеп керә. Авария урынына икенче юл-патруль хезмәте экипажы чакырылган. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәлакәтләр рәсмиләштерә башлагач, аларның автомобиленә шулай ук узып баручы автомобиль дә бәрелә.
Көчле буран һәм күп санлы ЮТҺ аркасында Яр Чаллы – Казан автоюлында күп чакрымлы бөкеләр барлыкка килде. Соңрак трассада автобуслар һәм йөк транспорты хәрәкәте чикләнде.
Чыганак:Челнинские известия
фото:Челнинские известия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев