Яр Чаллы кызы тарих һәм җәмгыять белеме буенча 100 баллга БДИ тапшырды
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы кызы тарих һәм җәмгыять белеме буенча 100 баллга БДИ тапшырды

Яр Чаллы шәһәренең 57нче гимназиясе чыгарылыш укучысы Софья Петрова тарих һәм җәмгыять белеме буенча 100 баллга БДИ тапшырды.

Софья 1 сыйныфтан бирле гел “5”ле билгеләренә генә укыган. Мәктәптә үк кыз максатчан рәвештә БДИга әзерләнә башлаган. Укуда аерым уңышлары өчен медаль белән бүләкләнгән. Софья Петрова тарих укытучысы Розалия Караметдинова һәм җәмгыять белеме укытучысы Ольга Кузюковага белемнәре һәм казанышлары өчен бик рәхмәтле.
 

Фото: http://nabchelny.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф

Нет комментариев