Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы шәһәре дәвахәнәсендә күрми торган массажист эшли

7нче шәһәр поликлиникасының амбулатор медицина реабилитациясе бүлеге массажисты Павел Шәяхов кешеләргә, күрмәсә дә, сәламәтлекләрен торгызырга ярдәм итә.

2018 елда аның күзләре күрми башлый, әмма моңа карамастан, ике белгечлек ала. «Башта мин Яр Чаллы физкультура көллиятендә адаптив физик культура белгечлеге буенча укыдым, дәвалау физик культурасы һәм массаж буенча инструктор булдым. Күзләрем һәрвакыт начар күрде. Күрмәү буенча 2 нче төркем: мин үзем укый һәм яза алдым. Бик якын арадан дәфтәргә карарга туры килде, - дип сөйли Павел. - Көллиятне тәмамлагач, Ижау дәүләт техник университетының А.И. Тихонов исемендәге физик культура һәм спорт институтында 2 ел дәвамында югары белем алдым. Аннары авыру нәтиҗәсендә күзләрем күрми башлады. Укуымны тәмамлап булмады. Бераздан Түбән Кама медицина көллиятендә медицина массажы буенча белгечлек ачылганын белдем. Мин - беренче агымнан, быелгы беренче чыгарылыштан».
7 поликлиника - Павелның беренче эш урыны. «Беренче эш көне яхшы узды. 4 пациент кабул иттем. Хезмәттәшләрем бик җылы каршы алды, алар бүгенге көнгә инде миңа күнегеп бетте дип уйлыйм, чөнки мин монда бик озак йөрдем, маршрутны өйрәндем, хезмәткәрләр белән аралаштым. Без баш табиб белән дә сөйләштек. Мин монда эшкә урнашуыма бик шат».
«Без Павел белән аралаштык, - ди баш табиб Александр Попов. - Ул игелекле, ачык кеше. Үз белгечлегендә бик яхшы эшли, практик тәҗрибәсе бар. Ике атна эчендә пациентлардан һәм хезмәттәшләрдән бары уңай бәяләмә генә алды. Без хезмәткәрләр белән эш урынында адаптация чорында мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышабыз».

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хастаханә