Яр Чаллы шәһәрендә Нәзарәт кубогына татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча XII россиякүләм турниры узды
Быел турнир Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрелде.
4 апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына мөселманнарның татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән XII Рәсәйкүләм турниры булып үтте. Быелгы ярышларда Татарстанның 19 районыннан, Чувашия, Башкортстан, Ингушетия республикаларыннан, Оренбург өлкәсеннән һәм Төркмәнстаннан барлыгы 97 кеше көч сынашты. Барысы да намаз әһелләре булганлыктан, турнир шартлары буенча иң башта намаз кагыйдәләре буенча имтихан үттеләр.
Бәйгене ачу тантанасы Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллинның сәләмләү сүзләре белән башланды. Коръән укып дога кылынганнан соң, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Чаллы шәһәре Башкарма комитеты рәисе урынбасары Рамил Хәлимов көрәшчеләрне турнир ачылуы белән тәбрикләп үттеләр.
Турнир кечерәк авырлыкта булган көрәшчеләрнең көч сынашуы белән башланып китте. Бәйгедә 9 спорт мастеры, 4 спорт мастерлыгына кандидат, 3 халыкара спорт мастеры, дөнья чемпионнары катнашты.
Татарча көрәш буенча ярышларда беренчелекне яулаучылар исемлеге:
65 кг авырлыкта беренче урын - Нургалиев Раббани (Актаныш районы), икенче урын - Хасаншин Рафаэль (Әлмәт), өченче урын - Әхмәтгалиев Салават (Арча).
75 кг авырлыкта беренче урын - Фәләхов Ислам (Алабуга), икенче урын - Хайриев Данил (Чаллы), өченче урын - Билданов Рафаэль (Богорослан).
85 кг авырлыкла беренче урын - Закиров Илзар (Чирмешән), икенче урын - Фазылҗанов Илшат (Арча районы), өченче урын - Гизатуллин Дауд (Чаллы).
95 кг авырлыкта беренче урын - Самигуллин Айрат (Әлмәт), икенче урын - Хаертдинов Алберт (Оренбург), өченче урын - Хамидуллин Руслан (Зәй р-ны).
105 кг авырлыкта беренче урын - Билалов Айвар (Әлмәт), икенче урын - Кариев Илнур (Чаллы), өченче урын - Сафин Ришат (Әлмәт).
105 кг күбрәк авырлыкта беренче урын - Рафиков Валерий (Богорослан), икенче урын - Мингазов Фәнил (Әлмәт), өченче урын - Атаджанов Алишер (Түбән Кама р-ны).
Кул көрәше ярышларында җиңүчеләр исемлеге:
70 кг кадәр авырлыкта беренче урын - Хәкимов Шамил (Түбән Кама), икенче урын - Ханнанов Рушан (Чаллы), өченче урын - Хамидуллин Рузалин (Чаллы).
85 кг кадәр авырлыкта беренче урын- Илалов Ислам (Яңа Чишмә), икенче урын - Җәләев Азат(Түбән Кама), өченче урын - Нуретинов Әхмәт (Дагестан).
85 кг күбрәк авырлыкта беренче урын - Нурхамәтов Фәнис (Чаллы), икенче урын - Сахипов Илдар (Башкортстан), өченче урын - Мухаметшин Фәнис (Арча р-ны).
Чара азагында үз авырлык төркемнәрендә беренче урынны яулаучылар арасында Гомрә хаҗына юллама оту буенча шобага салу булды. Биредә бәхет Алабуга шәһәре көрәшчесе, Россиянең халыкара класслы спорт мастеры Фәләхов Исламга елмайды. Турнирның әлеге иң дәрәҗәле бүләген аңа Җәлил хәзрәт Фазлыев тапшырды.
Командалар арасында Чаллы шәһәре командасы җиңде һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына лаек булды.
Яр Чаллы шәһәре мөхтәсибәтенең матбугат хезмәте белгече Нияз Газизов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев