Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда Габдулла Тукайның туган көненә багышланган флешмоб башланды

13 апрель көнне Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Чаллы шәһәре мәдәният идарәсе ярдәме белән бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган #ЧелнычитаетТукая #ЧаллыТукайныукый әдәби марафонын башлап җибәрде.

Флешмоб виртуаль рәвештә уза, анда теләге булган һәркем катнаша ала. Флешмобта катнашучы «ВКонтакте»да #ЧелнычитаетТукая#ЧаллыТукайныукый төркеменә кушылырга тиеш. Анда катнашу өчен Габдулла Тукай әсәрен китаптан укыганны яки яттан сөйләгәнне видеога яздырырга һәм #ТукайлыЧаллы#ЧитаемТукая#КультурныеЧелны#БиблиотекиЧелнов хэштеклары белән Вконтакте һәм Instagram социаль челтәрләрендәге битегезгә урнаштырырга кирәк. Видеоязма бер минуттан артмаска тиеш.

Әлеге постка аңлатма яки комментарийларда @ билгесен, аннан соң никны (kultura_chelny һәм librarycbs_chelny) куеп, кулланучыны күрсәтергә. Язманы урнаштырганнан соң, эстафетаны башкаларга тапшырырга кирәк. Флешмобта катнашучыларның чыгышлары индивидуаль, шулай ук гаилә белән, рус һәм татар телләрендә булырга мөмкин.

Флешмобта танылган сәнгать әһелләре, театр артистлары, язучылар, Чаллы шәһәренең мәдәният оешмалары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашуы көтелә.

Әдәби флешмоб турында нигезнамә белән биредә танышырга мөмкин.

 

 Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев