Яр Чаллыда грипп һәм ОРВИ буенча карантин бетерелде
Яр Чаллыда 28 гыйнвардан дәвалау-профилактика учреждениеләрендә, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә ОРВИ һәм грипп буенча кертелгән карантин режимы бетерелде.
Грипп һәм ОРВИ буенча эпидемия вәзгыяте анализы күрсәткәнчә, автокалада эпидемия процессының интенсивлыгы 22 %ка кимегән. Чаллыдан тыш, карантин Актаныш, Тукай, Мөслим һәм Минзәлә районнарында да гамәлдән чыгарылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев