Яр Чаллыда Хәрби-Диңгез флоты көнен билгеләп үттеләр
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда Хәрби-Диңгез флоты көнен билгеләп үттеләр

Кичә, 25 июль көнне, 10:00 сәгатьтә «Ватан-ана» мемориаль комплексы янында хәрби-диңгез флоты көненә багышланган тантаналы чара узды.

Бу бәйрәм безнең шәһәр өчен аерым әһәмияткә ия. Ел саен Яр Чаллыдан армия сафларына алынучылар Кара диңгез флотына хезмәт итәргә китә. Аларның хезмәте «Яр Чаллы» дип исемләнгән Р-239 ракета катерында уза. 

«Ватан-ана» мемориаль комплексы янында исә кайчандыр диңгез флотында хезмәт иткәннәр күпләп җыелган иде. Күбесе шулай ук тулы гаиләләре белән килгәннәр иде. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


хәрби диңгез флоты көне

Нет комментариев