Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда сайлау участоклары ачылды

Бүген, 2018 елның 9 сентябрендә, бердәм тавыш бирү көнендә, Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарына өстәмә сайлаулар уза.

42 муниципаль районда, 206 авыл һәм 14 шәһәр җирлегендә, 2 шәһәр округында – Казан, Яр Чаллыда сайлаулар үткәрелә. Автокаладаның 16 нчы һәм 21 нче номерлы бермандатлы сайлау округлары буенча өченче чакырылыш ТР Яр Чаллы муниципаль берәмлеге Шәһәр Советы депутатларын өстәмә сайлаулар оештырыла. 

Сайлау участоклары иртәнге 7.00 сәгатьтә ачылды. Анда КПРФ, ЛДПР, СПРАВЕДЛИВАЯ РОССИЯ сәяси партияләрнең төбәк бүлекләре шәһәр Советына өстәмә сайлауларда үз кандидатларын тәкъдим итәчәкләр. Шулай ук үз-үзләрен тәкъдим иткән кандидатлар да бар.

16 нчы бер мандатлы сайлау округы буенча үз кандидатураларын: Николай Тятюшкин (КПРФ), Юрий Голубев (үз-үзен тәкъдим итүче), Харис Шәрәфуллин (СПРАВЕДЛИВАЯ РОССИЯ), Константин Павлов (ЛДПР) тәкъдим итте.

21 нче “Домостроителей” бермандатлы сайлау округы буенча: Эдуард Панфилов (үз-үзен тәкъдим итүче), Рифат Хәсәнов (СПРАВЕДЛИВАЯ РОССИЯ), Андрей Колосов (ЛДПР), Анатолий Милордов (КПРФ) кандидатуралары тәкъдим ителде.

http://nabchelny.ru/news/33592

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев