Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда социаль ипотека буенча йортлар төзелеше дәвам итәм

Быел әлеге программа буенча дүрт йорт төзелә. Аларның икесендә эшләрнең үтәлеше 60 проценттан артып киткән инде.

216 фатирлы 63/16 торак йортта эчке һәм тышкы инженерлык челтәрләрен урнаштыру, тәрәзәләрне монтажлау, бизәү эшләре бара. Эшләрнең гомуми үтәлеше 64% тәшкил итә.

63/20 торак йорт 88%ка әзер. 409 фатирлы йортта эчке һәм тышкы инженерлык челтәрләрен урнаштыру, бизәү эшләре дәвам итә.

Киләсе елда тагын ике социаль ипотека йорты төзеләчәк. Хәзерге вакытта 63/02 һәм 63/03 адресы буенча һәрберсе 170 фатирга исәпләнгән ике йортта субай сугу эшләре башкарыла, диелә шәһәр сайтында. 

Фото: http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзелеш