Яр Чаллыда социаль ипотека йортын файдалануга тапшырырга әзерләнә
Барлыгы 414 гаилә яңа йортка күченәчәк
Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе яңа 414 фатирлы 63/21 торак йортның проект документларының туры килүе турында бәяләмә бирде. Әлеге йорт Чаллыда социаль ипотека республика программасы һәм «торак һәм шәһәр мохите»милли проекты кысаларында төзелгән. Бәяләмәне алу якын арада йортны файдалануга тапшырырга мөмкинлек бирәчәк, яңа фатирга күчүчеләр фатир ачкычлары алачак. 10 катлы бинаның гомуми мәйданы 30,2 мең квадрат метр тәшкил итте. Йорт территориясендә балалар мәйданчыклары, тротуарлар каралган, эскәмияләр урнаштырылган, яшелләндерү эшләре башкарылган.
фото:ачык чыганаклардан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев