Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда сөт сату нокталары артты

Яңа мәйданчык кайда ачылды?

Әгәр 2009 елда шәһәр халкы хезмәтләренә сөт сату өчен 16 урын бирелгән булса, быел аларның саны 19га җитте.  

Сигез нокта - Автозавод районында, бишесе - Үзәк, алтысы - Комсомольск районында. Яңа, 20 нче мәйданчыкны ЗЯБ бистәсенең Комаров урамында 15/1 һәм 15 /19 йортлары арасында эшләтеп җибәрергә карар кылдылар. Тиешле карарны башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов имзалады.

Шәхси җитештерүчедән продукцияне күп кенә шәһәр халкы өстен күрә. Сөт кибеттәгегә караганда арзанрак тора.
Исегезгә төшерәбез, «Южный» агросәнәгать паркында шимбә-якшәмбе көннәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк. Монда шулай ук базарныкыннан түбәнрәк бәяләрдән яшелчә һәм фермер продукциясе сатып алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар