Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Яратылмый калган ярлар»да – үзгәрешләр

Спектакль турында кызыклы фактлар.

Тамашачыларны тетрәндергән спектакль  турында берничә факт:

– спектакльнең премьерасы 2017 елның 6 октябрендә булды.

– «Яратылмый калган ярлар» әсәрен Татарстанның халык артисты, театрыбызның аксакалы, драматург Булат Сәлахов язды (әлеге пьеса бәйгедә җиңеп, грант отты).

– спектакльне Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия театрының режиссеры Илсур Казакбаев сәхнәләштерде.

–  Чаллы шәhәр хакимияте әлеге спектакльне 2018 елда «Елның иң яхшы спектакле» («Постановка года») дип игълан итте.
Спектакльдә өй кызның берсен уйнаган талантлы артист Гөлинә Минһаҗева театрдан китү сәбәпле, аның ролендә яшь артист Зөлфия Әхәтова уйный. Ничек уйнаганын үзегез карарсыз.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театральное приволжье яңалыклар артистлар