Ярминкә гөрләде
31 июльдән 2 августка кадәр Алабугада Спасс ярминкәсе үтте. Аны ачу тантанасында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ярминкәгә Россиянең төрле төбәкләреннән бер меңнән артык һөнәрче килде. Аларның 584е Татарстаннан иде. Сәүдә рәтләрендә Эквадор, Литва, Монголия, Үзбәкстан һәм Белоруссия һөнәрчеләренең кул эшләрен дә күрергә була иде. Әлеге чара...
31 июльдән 2 августка кадәр Алабугада Спасс ярминкәсе үтте. Аны ачу тантанасында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Ярминкәгә Россиянең төрле төбәкләреннән бер меңнән артык һөнәрче килде. Аларның 584е Татарстаннан иде. Сәүдә рәтләрендә Эквадор, Литва, Монголия, Үзбәкстан һәм Белоруссия һөнәрчеләренең кул эшләрен дә күрергә була иде.
Әлеге чара елдагыча Шишкин буасында узды. Әйтергә кирәк, ул елдан-ел популярлаша бара, анда катнашучы һөнәрчеләр саны да, кунаклар саны да арта.
Татарстанда халык иҗатын үстерү, камилләштерүгә соңгы елларда игътибар зур. Республикада 173 милләт вәкиле дус һәм тату яши. Бу, беренче чиратта, Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов тарафыннан алып барыла торган сәясәт нәтиҗәсе. Спас ярминкәсендә дә төрле милләт вәкилләре теләп катнаша.
Ярминкә кысаларында Алабугада VIII илкүләм кыңгырау чыңы фестивале дә узды. Биредә Россия, Беларусь һәм Италиянең 24 шәһәреннән килгән кыңгырау чыңлату сәнгате осталары үзара көч сынашты.
- Без бүген үз алдыбызга тарихи традицияләрне, һөнәрләрне торгызу бурычы куябыз. Шуңа күрә әлеге чарага килгән һәр кешегә рәхмәт әйтәсем килә. Ярминкә һәммәгез өчен уңышлы узар дип өметләнәм. Биредә тәкъдим ителгән товарлар арасында ниндие генә юк. Барысы да сезнең күңелгә хуш килер, дип өметләнәм, - диде Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында. Ачу тантанасыннан республика Лидеры рәтләр буйлап йөреп, һөнәрчеләрнең иҗат җимешләре белән танышты.
Алабуга музей-тыюлык генераль директоры, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзадә Руденко әйтүенчә, ярминкәдә ювелир эшләнмә һәм күннән алып, милли костюм һәм самавырларга кадәр табарга, кыскасы җаның теләгән бар нәрсәне сатып алырга мөмкин иде.
Зөлфия ГАЛИМ
Әнисә Галиулина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев