Яшь  артистлар кавыша - ВИДЕО
Яңалыклар тасмасы

Яшь артистлар кавыша - ВИДЕО

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында 8 март көнне «Яшь йөрәкләр» спектаклен күрсәттеләр. Тамашачылар спектакльне гадәттәгечә җылы кабул иттеләр.

Спектакльдән соң көтелмәгән хәл булды. Артист Винер Фәйзуллин сөйгәне – яшь артист Зәринә Шәвәлиеваны чакырып, гаҗәпләнгән тамашачылар алдында кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. ⠀

Зәринәнең җавабы: «Әйе!» булды. Яшьләр бәхетле булсыннар.

Фото театр сайтыннан алынды.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев