Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшәү өчен кирәк мәхәббәт

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында шәһәрнең Тантаналар сараенда иңне-иңгә куеп озак еллар бергә яшәүче парларны хөрмәтләү чарасы булды. 10 гаиләгә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медальләрен шәһәр мэры Васил Шәйхразиев шәхси тапшырды. Бер-берсенә хөрмәт белән карап, матур тормыш белән яшәүче шахмат мастерлары Наталия һәм Виктор Гончаровлар, иҗади гаилә - Елена...

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында шәһәрнең Тантаналар сараенда иңне-иңгә куеп озак еллар бергә яшәүче парларны хөрмәтләү чарасы булды. 10 гаиләгә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медальләрен шәһәр мэры Васил Шәйхразиев шәхси тапшырды.

Бер-берсенә хөрмәт белән карап, матур тормыш белән яшәүче шахмат мастерлары Наталия һәм Виктор Гончаровлар, иҗади гаилә - Елена һәм Владимир Завьяловлар, иң шәфкатьле һөнәр ияләре - табиблар гаиләсе - Марина һәм Александр Череминнар, 30 ел гаилә учагын сүндермичә яшәүче Тәгъзимә һәм Хәмзә Хисамевлар, изге хисләрен кадерләп гомер итүче Рамилә һәм Заһит Хасимовлар, Наилә һәм Аксан Шәриповлар, Саҗидә һәм Равис Сабирҗановалар, Надежда һәм Виталий Кондратьевлар, Нина һәм Александр Колчериннар, Татьяна һәм Марат Насибуллиннар гаиләләре һәркемгә үрнәк.

Аларга бәйрәмнең төп символы - ак ромашкалар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев