Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшел кар яуган

Кичә көндез социаль челтәрләрдә “яшел” кар фотосурәтләре күренә башлады

Чиләбе өлкәсенең Экология министрлыгында Чиләбе шәһәре янында яшел карның каян килеп чыгуы турында сөйләделәр. Ведомствода яшел карның шәһәр халкының сәламәтлеге өчен куркыныч тудырмавы турында хәбәр иттеләр.

Кичә көндез социаль челтәрләрдә “яшел” кар фотосурәтләре күренә башлады. Аны Екатеринбург ягыннан шәһәргә кергәндә тапканнар. Урынга Экология министрлыгының әлеге территорияне карап чыккан төбәк экология күзәтчелеге белгечләре барып тикшергән.

“Карның яшел төскә буялуы янәшәдә урнашкан, файдалы казылмалар чыгарыла торган гранит карьеры тузаны белән бәйле. Халык сәламәтлеге өчен бу тузан хәвеф янамый”, - дип хәбәр итте Чиләбе өлкәсе Экология министрлыгының идарә башлыгы Виталий Безруков

Фото "ВКонтакте" челтәреннән

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X